Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы Зөлфирә Мортазинаның кул эшләреннән күргәзмә эшли

“Халкымның күңел бизәкләре” күргәзмә-экспозиция.


Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегендә Лениногорск шәһәрендә яшәүче Мортазина Зөлфирә Ядкәр кызының кул эшләре күргәзмәсе оештырылды, дип хәбәр итә Үзәк китапханә сайты.

Зөлфирә Ядкәр кызы озак еллар балалар бакчасында тәрбияче вазифасын башкарган. Сабыйлар белән эшләү дәверендә ул бәләкәчләргә матурлык дәресләре оештырган-татар халкының әкиятләренә мәхәббәт тәрбияләгән һәм әкиятләрдәге геройларны кул эшләрендә сурәтләгән. Аның үзенчәлекле бәйләгән кул эшләнмәләре нәниләрдә генә түгел өлкән яшьтәгеләрдә дә зур кызыксыну уята. Җептән бәйләнгән эшләнмәләр бишек яшендәге сабыйлардан алып, ак яулыклы әбиләрне дә битараф калдырмый.

Әлеге күргәзмә 7 декабрьдән алып 19 декабрьгә кадәр барачак. Килеп күрегез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев