Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, Соль-Илецк ябык

Оренбургның тозлы күлләре ким дигәндә 2 августка кадәр ябык калачак. Оренбург өлкәсе губернаторы Денис Паслер коронавирус таралу куркынычы аркасында изоляция режимын 2 августка кадәр озайтырга булды. Санаторийлар һәм пансионатлар эшен тыю шул ук вакытка озайтылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Исегезгә төшерәбез, берничә атна элек Тоз-Түбәдә яшәүчеләр, гражданнар җыелышын оештырып, Россия Президентына һәм өлкә губернаторына мөрәҗәгать иттеләр. Алар курорт зоналарын ачуны сорадылар, чөнки күпчелек табыш туристлар белән бәйле. Туристик бизнес алып баручылар, кунакханә тәкъдим итүчеләр арасында татар эшкуарлары да шактый күп районда.

Гомумән алганда, Оренбург өлкәсендә 5701 коронавирус инфекциясе теркәлде, шул исәптән 115е соңгы тәүлектә (21 июльгә).


 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев