Программа буенча киләсе елга да Лениногорск ишегалларын ремонтлау көтелә
ҖӘМГЫЯТЬ

Программа буенча киләсе елга да Лениногорск ишегалларын ремонтлау көтелә

Безнең ишегалды” республика программасы буенча Лениногорск ишегалларында киләсе елга да ремонт булачак.

Киләсе ел программасына 4 муниципаль берәмлектә: Казан, Зеленодольск, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында 240 ишегалды территориясе кертелгән. Калган барлык муниципалитетлар "Безнең ишегалды" программасын төгәлләделәр. Хәзерге вакытта төзекләндерүнең башлангыч схемаларын әзерләүнең актив стадиясе дәвам итә. Аннары халык белән фикер алышулар башланачак.

Исегезгә төшерәбез: быел Лениногорскида 19 ишегалдын төзекләндерделәр.  Ә программа эшли башлаганнан алып – ягъни 2020 елдан 2026 елга кадәр Лениногорскида 177 ишегалды төзекләндерелгән, шул исәптән 32 объект - район авылларында.

Лениногорскида ишегалларын төзекләндерү:

  • 2020 елда - 25 ишегалды
  • 2021 елда - 29 ишегалды
  • 2022 елда - 46
  • 2023 елда - 24
  • 2024 елда - 16
  • 2025 елда – 18
  • 2026 елда - 19 ишегалды.

Нет комментариев