Лениногорскилыларның кул эшләре «Мин һәм Кызыл китап» республика конкурсында җиңүләр яулады (+җиңүчеләр исемлеге)
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» республика конкурсы җиңүчеләрен билгеләде.
Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр арасында Лениногорск районыннан мәктәп укучылары һәм студентлар бар.
«Мин һәм Кызыл китап» республика конкурсы ул – балаларның кул эшләнмәләре буенча бәйге. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнаша ала. Кул эшләнмәләрендә Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр, гөмбәләр, хайваннар ясарга була.
Конкурста катнашучыларга төрле техникада эшләр башкарырга, сәнгатьлелек һәм идеяләрнең үзенчәлекле булуын күрсәтергә кирәк. Ә эшнең исеме Кызыл китапка кертелгән хайван, үсемлек һәм гөмбә атамасын үз эченә алырга тиеш.
Быел конкурста 572 белем бирү учреждениесеннән 3434 бала катнашкан.
Мәктәпкәчә яшьтәге катнашучылар арасында, “Гөмбәләр” номинациясендә беренче урында – Аделина Фәхретдинова, Ивановка мәктәбеннән.
“Гөмбәләр” номинациясендә 13нче мәктәптән София Рәхимова тамашачы мәхәббәтен яулады.
Урта яшьләрдәге (9-11 сыйныфлар) арасында “Хайваннар” номинациясендә барлык урыннарны Лениногорск музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжы студентлары яулады. Беренче урында - Ангелина Турлукова, икенчедә – Зарина Якупова, өченче урыны ике студент кызыбыз бүлеште: Александра Мадиянова һәм Айгөл Хисамиева.
Шул ук яшь категориясендә “Гөмбәләр” номинациясендә Лениногорск музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжыннан Ралина Гайсина беренче урынны ала.
Тамашачы мәхәббәтен шул ук уку йортыннан ике студент кызыбыз яулый. Алар: Настя Батрашкина һәм Милана Абдуллина. Аларның кул эшләре хайваннарга кагылышлы булган.
фото: https://ojm.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев