Заман сулышы

Әлмәттән 12 яшьлек кызның аягына атканнар

Ачыкланганча, Әлмәттән бер төркем Саратов өлкәсендә Волга буена ял итәргә барган булган. Арадан бер ханым урманда Sauer ау мылтыгы табып ала. Балык тотучылар станы хуҗасы - 47 яшьлек хуҗабикә аны кызыксынып карый башлый һәм ялгыш кына атып җибәрә. 12 яшьлек кызның аягына эләгә һәм 63 яшьлек бомж яралана. Зыян күрүчеләрне...

Ачыкланганча, Әлмәттән бер төркем Саратов өлкәсендә Волга буена ял итәргә барган булган.
Арадан бер ханым урманда Sauer ау мылтыгы табып ала. Балык тотучылар станы хуҗасы - 47 яшьлек хуҗабикә аны кызыксынып карый башлый һәм ялгыш кына атып җибәрә. 12 яшьлек кызның аягына эләгә һәм 63 яшьлек бомж яралана. Зыян күрүчеләрне көймә белән Вольск шәһәре шифаханәсенә илтәләр. Кызның хәле канәгатьләнерлек, дип яза "Әлмәт таңнары" сайты.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: