Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

ЯҢАЛЫКЛАР

Ранил Нуриев: "Мәскәү телеканалына барып танышып кайттым"

Татар эстрадасының популяр җырчысы Ранил Нуриевның Мәскәүгә китеп, музыкаль телеканалда эшләячәге турында төрле имеш-мимешләр йөрде. Чыннан да, җырчы бер атна буе Мәскәүдә торып кайткан, тик эшкә урнашкан-юкмы - бу хакта Ранилнең үзеннән сорадык. "Мәскәү телеканалына барып танышып кайттым. Музыкаль тапшыру алып барырга чакырырга мөмкиннәр. Андый тәкъдим булса да, Казаннан китмәячәкмен,...

Татар эстрадасының популяр җырчысы Ранил Нуриевның Мәскәүгә китеп, музыкаль телеканалда эшләячәге турында төрле имеш-мимешләр йөрде. Чыннан да, җырчы бер атна буе Мәскәүдә торып кайткан, тик эшкә урнашкан-юкмы - бу хакта Ранилнең үзеннән сорадык.
"Мәскәү телеканалына барып танышып кайттым. Музыкаль тапшыру алып барырга чакырырга мөмкиннәр. Андый тәкъдим булса да, Казаннан китмәячәкмен, барып эшләрмен дип уйлыйм. Бу тапшырудан тыш, ТМТВ телеканалында да "Музыкаль биеклек" дип исемләнгән яңа тапшыру алып бара башлыйм. Аның нәтиҗәләре буенча апрель аенда ТМТВ телеканалының музыкаль премиясе узачак. Тапшыру эфирга һәр атнаның якшәмбе кичендә чыгар дип көтелә", дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ранил Нуриев.
Ранил Нуриев - талантлы һәм тырыш егет, ул һәрвакыт эзләнүдә, камилләшү юлында. Күптән түгел генә җырчы инглиз теле курсларына язылган. "Мәскәүдә чит ил кешеләре белән аралашканда, инглиз телен бик үк камил белмәвемне аңлагач, телне шомартырга, тагын да күбрәк өйрәнергә теләдем", диде ул.
Эльвира ШАКИРОВА
http://matbugat.ru/news/?id=13026

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ранил нуриев