Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Селфи” ясаганчы мең кат уйла...

Соңгы вакытта Россиядә "селфи" ясаганда (үз-үзеңне фотога төшерү) һәлак булучы яшьләр саны арта башлаган. Шуны истә тотып, Россиянең Эчке эшләр министрлыгы яшь буын вәкилләре өчен махсус белешмә әзерләгән. Белешмә "Имин селфи яса. Текә селфи ясарга тырышу үлемгә китерергә мөмкин" дип атала. Аның максаты - яшь буын вәкилләренә куркынычсыз "селфи"лар ясарга...

Соңгы вакытта Россиядә "селфи" ясаганда (үз-үзеңне фотога төшерү) һәлак булучы яшьләр саны арта башлаган. Шуны истә тотып, Россиянең Эчке эшләр министрлыгы яшь буын вәкилләре өчен махсус белешмә әзерләгән.
Белешмә "Имин селфи яса. Текә селфи ясарга тырышу үлемгә китерергә мөмкин" дип атала. Аның максаты - яшь буын вәкилләренә куркынычсыз "селфи"лар ясарга өйрәтү һәм шул рәвешле, селфи ясарга тырышу нәтиҗәсендә килеп чыга торган фаҗигале вакыйгалар санын киметү.
- Тормыш алга барган саен кеше өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Тик шул ук вакытта кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булган яңалыклар да килеп чыгарга мөмкин. Бүген без биредә селфины имин итү буенча махсус белешмә тәкъдим итәбез. Текә селфи ясыйм дип кеше гомере белән саубуллашырга тиеш түгел, - дип ассызыклый Россия эчке эшләр министры ярдәмчесе Елена Алексеева.
Бактың исә, Россиядә селфи ясаган вакытта теркәлә торган фаҗигаләр саны кинәт кенә арта башлаган икән. Мәсәлән, тимер юлда селфи ясарга теләгән яшүсмер электр линиясенә эләккән һәм аны ток сугып үтергән. Икенче бер егет исә шулай ук селфи ясаганда ялгыш кына электр чыбыкларына тотынган һәм үлгән. 21 яшьлек Мәскәү кызы пистолет белән фотога төшәргә уйлаган һәм ялгыш кына үзенең башына аткан.
Нәкъ менә шуңа күрә полиция хезмәткәрләре селфи ясарга өйрәтә торган махсус белешмә әзерләү карарын кабул иткән дә инде. Анда әйтелгәнчә, тимер юл транспортында, бина түбәләрендә, рульдә барганда, кулга корал тоткан килеш фотога төшү кеше өчен зур куркыныч тудыра. Әлеге кәгазьләрне яшьләр өчен уздырыла торган төрле чараларда өләшәчәкләр.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: селфи