Синоптиклар Татарстанда томан һәм яшенле яңгыр турында кисәтә
ЯҢАЛЫКЛАР

Синоптиклар Татарстанда томан һәм яшенле яңгыр турында кисәтә

Татарстан Гидрометеорология үзәге һава шартлары бозылу турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге иртәгә, 3 майда, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә томан булачак, дип кисәтә.

Моннан тыш, төнлә һәм көндез яшенле яңгыр фаразлана, җилнең тизлеге 16-21 м/с ка кадәр көчәергә мөмкин.

фото: http://t-l.ru

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев