Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгер авылының «Тургай» балалар бакчасында квест-уен үтте (+фотолар)

Лениногорск районы Шөгер авылының «Тургай» балалар бакчасында олы төркем балалары белән квест-уен үткәрелде.

Квест-уен юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган иде. 

Балалар уен рәвешендә "Угадайка", "Выручай-ка" уеннары уйнады. Аларга ярдәмгә Кызыл шапка, Буратино, Незнайка, Ириска килде. Балалар светофорның төсләре нәрсә аңлата, аларны дөрес итеп урнаштырып куйды.

Әкият герое Василиса балаларны юл билгеләре белән таныштырды. Алар юл билгеләрен кайсы билгегә "чыгарга ярый", кайсына "чыгарга ярамый" дип әйтеп чыгарга тиеш иде. Бу уенны да балалар тиз җиңеп чыкты. 

Шулай ук, балалар белән блиц-опрос та үткәрелде. Аларга: Машина йөри торган юл ничек атала? Тротуардан баручы кешене ничек атыйлар? Автобусны кайда көтәләр? Машина яисә автобусны туктатыр өчен шофер нәрсәгә баса? кебек сораулар бирелде. 

Балалар бөтен биремнәрне үтәп чыккач, сандык ачып, аларга бүләкләр бирәләр. 

Соңыннан, барысы да флешмоб башкара. 

Рамия Гарифуллина, Исламия Галимова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев