Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Социаль ипотеканың «Яшь гаилә» программасы буенча процент ставкасы артмаячагын әйттеләр

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан бирелә торган социаль ипотеканың «Яшь гаилә» программасы буенча ставканы 7 процент дәрәҗәсендә калдырырга исәплиләр.

Ташламалы ипотека программасының ставкасы 12 процентка кадәр күтәрелү аңа йогынты ясамый. Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков «Татар-информ» корреспондентына шул турыда белдерде.

«Федераль дәрәҗәдә расланган 12 процентлы ташламалы ставка «ДОМ.РФ» белән бәйле программаларга карый. Ә Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды – бу бераз башка юл. Биредә ставканы 7 процент дәрәҗәсендә саклап калу планлаштырыла», - дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренчә, киләсе елга квадрат метрның бәясе артачак, шуңа күрә яшь гаиләләрнең торак сатып алу белән кызыксынуы кимергә мөмкин.

 

 https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев