Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Сырлы-гөмбәле аш пешерәбез

Кирәк: * 200 г шампиньон; * уртача зурлыктагы ике баш суган; * 40 г акмай; * 2 аш кашыгы көнбагыш мае; * 200 г эретелгән сыр; * ярты литр сөт; * 0,7 л су; * яшел тәмләткечләр. Әзерләү тәртибе: Суганны ваклап, гөмбәне озынча итеп турыйбыз. Калын төпле казанга көнбагыш мае...

Кирәк:

* 200 г шампиньон;
* уртача зурлыктагы ике баш суган;
* 40 г акмай;
* 2 аш кашыгы көнбагыш мае;
* 200 г эретелгән сыр;
* ярты литр сөт;
* 0,7 л су;
* яшел тәмләткечләр.

Әзерләү тәртибе:

Суганны ваклап, гөмбәне озынча итеп турыйбыз. Калын төпле казанга көнбагыш мае белән акмай салып, җылытырга керешәбез. Май чыжылдый башлауга, шунда суганны үтәкүренмәле булганчы көчле утта кыздырабыз. Аннары гөмбә өстәп, суты парга әйләнгәнче кыздырабыз.

Кайнатып суытылган су салып, тоз кушабыз. Утны уртача кызулыкта калдырабыз. Сөт агызабыз, ул җылына башлагач, ваклап туралган сыр салабыз. Сыр төерле булып калмасын өчен, кашык белән болгатып торабыз.

Аш кайнап чыккач, ун минут салмак утта пешерәбез. Табынга яшел тәмләткечләр белән бирәбез.

http://www.syuyumbike.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X