Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тарихи бизәге булган бәйрәм

Шәһәр, Республика, Нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре көнен, елдагыча, "Яшьлек" стадионында зурлап бәйрәм иттек. Иң элек Боз сарае янындагы укыту полигонында Тольятти шәһәреннән килүчеләр мотошоу күрсәтте. Мотоцикл, квадроцикл һәм машиналар оста итеп, кызыклы трюклар ясап, халыкка тамаша күрсәтеп, онытылмаслык мизгел бүләк итте. Бәйрәмнең төп өлеше стадионның үзендә үтте. Сәхнәнең ике...

Шәһәр, Республика, Нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре көнен, елдагыча, "Яшьлек" стадионында зурлап бәйрәм иттек.


Иң элек Боз сарае янындагы укыту полигонында Тольятти шәһәреннән килүчеләр мотошоу күрсәтте. Мотоцикл, квадроцикл һәм машиналар оста итеп, кызыклы трюклар ясап, халыкка тамаша күрсәтеп, онытылмаслык мизгел бүләк итте.
Бәйрәмнең төп өлеше стадионның үзендә үтте. Сәхнәнең ике ягына зур интерактив такта эленгән иде. Бу стадионның иң ерак почмагыннан да тамашаны күзәтергә мөмкинлек тудырды.
Бәйрәмне шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов ачып җибәрде.
- Бүгенге көн үз эченә өч бәйрәмне туплый: Шәһәр, Республика көне, Нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре көне. Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбриклим.
Шәһәребез елдан-ел матурая, төзекләнә бара. Яңа производство тармаклары ачыла, йортлар төзелә, искеләре яңартыла. Авыл хуҗалыгында, фермерлар эшчәнлегендә алга китеш күзәтелә. Шәһәр үсешендә, иң беренче чиратта, ветераннарга рәхмәт әйтәсе килә. Чөнки бу аларның фидакарь хезмәте, тырыш эшчәнлек нәтиҗәсе. Киләчәк буын ата-бабаларының эшен хөрмәтләп, аларга лаеклы алмаш булып үссен иде.
Шәһәребезнең үсә, камилләшә баруында нефтьчеләр дә зур роль уйный. Алар көче белән яңа объектлар төзелә, юллар ремонтлана.
Барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш телим, - диде ул.
Шулай ук, шәһәр үсешенә зур өлеш керткән "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновка, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтовка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шәһәр һәм район оешма-предприятиеләрендә көч куючы алдынгы, тырыш хезмәткәрләргә Рәхмәт хаты һәм акчалата премияләр тапшырды.
Бәйрәмдә катнашкан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе начальнигы Игорь Марченко халыкка республика башлыгының котлавын җиткерде. Ахырдан исәнлек, финанс өлкәсендә уңышлар теләде.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамланганнан соң, сәхнә Мәдәният сарае үзешчәннәре кулына күчте. Алар "Мин яратам сине, Татарстан!" исемле театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте. Бәйрәм карарга җыелучыларны җирле талантлар гына түгел, Габдулла Тукай исемендәге Казан дәүләт филармония артистлары да шатландырды. Ә зур ике экран эленүе халыкка музыкаль композиция белән генә хозурланырга түгел, ә башкаручыларны якыннан карау мөмкинлеге бирде.
Халыкның сызгырып, көчле алкышлар белән каршы алган җырчылары, әлбәттә, Мәскәү кунаклары иде. "Йолдызлар фабрикасы"ннан чыккан җырчы Елена Терлеева, джаз стилендә җырлаучы Лина Хоукинс башкаруындагы җырлар халык күңеленә хуш килде. Концерт тәмамлангач, яңгыр астында күк йөзендә фонтан кебек салют балкыды. Салютны яшьләр өчен Мәскәү диджее Riga оештырган дискотека алыштырып, барча кешегә бәйрәм кәефе бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бђйрђм