Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан IT-компанияләре һәм стартаплар дәүләт ярдәменә дәгъва итә алалар

«Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында, РФ Хөкүмәте Россия эшләнмәләр әзерләүче компнаияләргә 20 млрд. сум акча бүлеп бирәчәк.

ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Радик Гыйсмәтов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында хәбәр иткәнчә, Татарстанның 400 дән артык IT-компаниясе һәм стартаплары дәүләт ярдәменә дәгъва итә алачак.

«Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында стартаплар өчен уңай шартлар тудырылган инде һәм аларның саны даими рәвештә арта, шуңа күрә аларны санау бик кыен. Сайлап алуның төгәл критерийлары билгеләнүгә, командалар белән төзелгән коммуникацияләр системасы безгә дәүләт ярдәме таләп ителә торган стартапларның санын оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирәчәк", - дип сөйләде Гисмятов.

Министр урынбасары фикеренчә, хәзер үк хакатоннар кысаларында стартапларның саны шактый зур булуы сизелә. Барлык мондый фирмаларга дәүләт ярдәме кирәк дип булмый. Инвесторлар өчен җитәрлек дәрәҗәдә кызыклы булган новатор компанияләр дә бар. Ул искә төшергәнчә, «Цифрлы икътисад» милли проекты кысаларында, Россия Федерациясе Хөкүмәте 2024 елга кадәр программа продуктларын эшләүче Россия компанияләренә якынча 20 млрд.сум бүлеп бирәчәк.

Компанияләр елына 250 млн. сумга кадәр акча ала алачак, әмма үз чыгымнарының 50% тан да артыгын түгел. Шулай ук яңа продуктлар прототипларын эшләүгә һәм аларны базарга чыгаруга стартаплар өчен грантлар бирү дә каралган.

 

http://bugulma-tat.ru/

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев