Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда мәктәпләрне капиталь ремонтлауга 3 млрд сумнан артык акча бирелгән

Татарстан мәктәпләрендә капиталь ремонтны 15 августка төгәлләргә уйлыйлар, республикада барлыгы 36 мәгариф учреждениесенә ремонт ясала.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров сөйләгән.

«Мәктәпләрне төзекләндерү буенча, аларны күзәтү органнарына тәкъдим итү өчен, төп төзелеш-монтаж эшләрен 15 августка тәмамлау бурычы тора. 1 сентябрьгә мәктәпләр балалар укый алсын өчен әзер булырга тиеш», - ди Илдус Насыйров.

 Ул һәр мәктәптә барлык төзелеш эшләре вакытында тәмамланачагына ышанычын барлыгын әйткән.

Гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау программасына 36 мәктәп керә. 10 июльгә 32 объектта эшләр алып барыла, дүртесендә эшләр төгәлләнгән инде. Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасын финанслау күләме 3130,5 млн сум тәшкил итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев