Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда туристларга ял өчен компенсация түләнәчәк

Рөстәм Миңнеханов сәяхәтчеләргә республикага тур сатып алган өчен кешбэкны нинди очракта алырга мөмкинлекләрен аңлатырга кушты.

Татарстан туристларга ял итү чыгымнарын компенсацияләүче төбәкләр исемлегенә керде. Бу мәгълүматны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова җиткерде.

Туристлык тармагы пандемия шартларында аеруча зыян күрүчеләр арасында булды.

«Без хәзер үк туристларның республикага килүенең әкренләп үсүен күзәтәбез. Сез моны көн саен Казан Кремленә күпме кеше килүеннән чыгып күрә аласыз», — диде Галимова.

Россиядә ял итәргә ниятләгән туристлар турлар сатып алуга киткән чыгымнарны компенсацияли алачак. Кешбэкның күләме 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Компенсацияне 5 көннән дә ким булмаган турпакетлар сатып алуга һәм бу елның 15 августыннан 20 декабренә кадәр бару вакыты белән алырга мөмкин.

Түләү «Мир» картасы белән башкарылырга тиеш.


 http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/yal-kompens

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев