Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанга Украина качаклары килде

Украинаның көньяк-көнчыгышыннан Татарстанга күченеп килергә мәҗбүр булучыларның 28 кешедән, шул исәптә 8 баладан, торган беренче төркеме килде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Качаклар Казанга Ростов-на-Дону поезды белән килде. Аларны Төньяк вокзал бинасыннан уңайлы автобусларга утыртып Чаллыга җибәрделәр. Хәрби хәрәкәтләрнең яңаруы...

Украинаның көньяк-көнчыгышыннан Татарстанга күченеп килергә мәҗбүр булучыларның 28 кешедән, шул исәптә 8 баладан, торган беренче төркеме килде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Качаклар Казанга Ростов-на-Дону поезды белән килде. Аларны Төньяк вокзал бинасыннан уңайлы автобусларга утыртып Чаллыга җибәрделәр.
Хәрби хәрәкәтләрнең яңаруы гади халыкны үзләре һәм балалары өчен тыныч урын эзләүгә этәргән. "Иң мөһиме, күк йөзенең тыныч булуы, безнең балалар тыныч яшәсен иде, ә калганын ничек булса да хәл итәрбез", - дип белдерде журналистларга өлкән яшьтәге ханым оныгын кочагына алып. Украина гражданнарын Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе вәкилләре, шул исәптән 2 психолог каршы алды. Янгынга каршы федераль хезмәтнең 7 нче отряд хезмәткәрләре качакларга автобусларга багажларын урнаштырырга ярдәм итте.
Аннары автобус Чаллыга кузгалды. Украиналыларны Янгынга каршы федераль хезмәтнең ТР буенча 15 нче отряды хезмәткәрләре һәм Россиянең миграция буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре озата.
"Качакларны Академик Рубаненко урамындагы тулай торакка урнаштырачаклар - Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең эшче төркеме шулай карар иткән. Украинадан килүчеләр өчен урыннар июльдә Донецк һәм Луганск өлкәләреннән килгән качаклар урнашкан тулай тораклардан бирелгән. Татарстан Республикасы территориясендә 12 вакытлыча тору пунктында 1200 дән артык качак урнаштырылган. Якынча 17 һәм 25 февральдә республикага тагын 2 төркем килүе көтелә", - дип белдерде журналистларга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов.
Россиянең миграция буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре мәгълүматларына караганда, качакларга тәүлегенә 800 сум акча сарыф ителәчәк. Бу суммага яшәү һәм туклану бәясе кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Украина