Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тормышка мәхәббәт

Каты кагылма күңелгә, Өзелә торган кыл бит ул. Сак бул, әйтәсе сүзеңә, Әйткәч - инде соң бит ул. Авторның әлеге шигъри юлларын сүз башы итеп куюым юкка түгел. Китапны кулыма алып, бер тында укып чыкканнан соң, беренче соклануым шул булды: ничек итеп гадәти сүзләрне күңел түрендәге хисләр белән сак кына...

Каты кагылма күңелгә,

Өзелә торган кыл бит ул.
Сак бул, әйтәсе сүзеңә,
Әйткәч - инде соң бит ул.
Авторның әлеге шигъри юлларын сүз башы итеп куюым юкка түгел. Китапны кулыма алып, бер тында укып чыкканнан соң, беренче соклануым шул булды: ничек итеп гадәти сүзләрне күңел түрендәге хисләр белән сак кына үреп, әйтәсе килгән фикерне шигъри югарылыкта - хикмәтле сүз итеп әйтә белгән! Яшьлегендә һәркемнең шигырь язу "чире" белән мавыгуы гаҗәп түгел, ә менә гомер йомгагын байтак сүткән, өлкән яшьтәге Мәһәрша Сәлахетдин кызы Вәлиуллова, бүгенгесе көндә дә тормышка ихлас мәхәббәтен шигырь юлларында тасвирлый. Шигырьләр җыентыгы табигатьтәге иң хозур төс - яшәү төсе булган яшькелт кәгазьгә басылган, бит-битләре нәкышләп бизәлгән, тышлыгындагы ак чәчәкләр - мәхәббәт чәчәкләре - китапның исеменә тәңгәл килеп тора - "Тормышка мәхәббәт".
Китап шәһәребезнең "Власста" реклама агентлыгында бастырылган. Җыентыкта авторның ел фасыллары, туган ил, туган тел, туган нигез турындагы шигырьләре. Ул тагын төбәгебездәге мәртәбәле кешеләргә - язучы, шагыйрь, рәссам, укытучыларга мәдхия җырлый.
Өлкәннәр сүзе - акылның үзе, дип әйтәләр. Шагыйрьнең икеюллыкларындагы җор сүзләре шуны дәлилли:
Язгы төннәр хәбәрле,
Була кайчак хәтәрле.
***
Вакыт - санаулы,
Кеше - сынаулы.
***
Кешедәге изгелек,
Кала илгә сибелеп.
Китапның титул битендәге фотода Мәһәрша ханымның укучыга мөрәҗәгате урын алган.
Мин бәхетле, җан җылымны,
Кешегә бүлә алсам
диелгән анда. Иҗат җимешләрен туплап, киләчәк буынга китап итеп тапшыра алган икән - ул чыннан да бәхетле. Аңа яңадан-яңа иҗат уңышлары телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Китап