Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Төркия Россиядән туристлар ташу өчен авиакомпания булдыра

Төркия Россия туристларын йөртү өчен авиакомпания ача.

Ул «Көньяк җил» дип аталачак һәм май азагында эшли башлаячак, дип хәбәр итә Airport Haber мәгълүмат порталы. Бу хакта РИА Новости яза.

Самолетлар паркында биш Airbus исәпләнә, өч киң фюзеляжлы һәм ике тар фюзеляжлы очкычлардан тора. Компания үзе Антальяда нигезләнәчәк.

Airport Haber хәбәр иткәнчә, компанияне булдыру турындагы үтенечнамә Төркия гражданнар авиациясе идарәсе тарафыннан хупланган. Ведомство бу гаризаны кыска вакыт эчендә карарга вәгъдә итә. Шулай да, Росавиация ягыннан авиакомпаниягә очышларга рөхсәтләр бирү турында әлегә игълан ителмәде.

Төркия хакимияте бәяләвенчә, пассажир йөртә торган хезмәттән быел гына да бер миллионга якын россияле файдаланачак.

 

https://tatar-inform.tatar/news/torkiya-rossiyadan-turistlar-tasu-ocen-aviakompaniya-buldyra-5853273

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев