«Урсал тауда» фестиваль-конкурсында -лениногорскилылар уңышы
Әлмәт музыка мәктәбендә Рәис Нәгыймов исемендәге ”Урсал тауда” Халыкара конкурс-фестивале узды.
Фестиваль-конкурста Лениногорскиның "Талант" вокал студиясе, "Кояшкай" ансамбле һәм Н.кудашев исемендәге балалар музыка мәктәбе солистлары (җитәкчеләре - Рәмзия Галимова) катнашты.
Конкурста иҗади атмосфера, югары профессиональ дәрәҗәдәге жюри һәм гадел рәвештә, шул ук вакытта озакка сузмыйча да урыннар билгеләү - лениногорскилыларга яңа үрләр яуларга ярдәм иткән.
«Ялкын» ансамбле - 1 урын
Михайлова Анна – 2 урын
«Кояшкай» ансамбле - 3 урын
Степанова Варвара – 3 урын.
Бу хакта Мәдәният сарае социаль челтәрдә хәбәр итә.
https://vk.com/dklensk?w=wall-111882852_7753
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев