Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Вера Брежнева Италиядә яшеренеп кенә кемгә кияүгә чыккан? (ФОТО)

Вера Брежнева продюсер Константин Меладзега кияүгә чыккан, дип яза II Tirreno Versilia итальян гәҗите. Туй мәҗлесе Тоскананың Форте-деи-Марми курорт шәһәрендә үткән. Гашыйкларны шәһәр мэры Умберто Буратти шәхсән үзе теркәгән. Соңрак «Российская газетада» Вера Брежнева туй турындагы мәгълүматны рәсми рәвештә раслаган. Социаль челтәрләрдә шәхси фотоларын урнаштырып, "Бәхет тынычлык тели, барыгызга та...

Вера Брежнева продюсер Константин Меладзега кияүгә чыккан, дип яза II Tirreno Versilia итальян гәҗите. Туй мәҗлесе Тоскананың Форте-деи-Марми курорт шәһәрендә үткән. Гашыйкларны шәһәр мэры Умберто Буратти шәхсән үзе теркәгән.
Соңрак «Российская газетада» Вера Брежнева туй турындагы мәгълүматны рәсми рәвештә раслаган. Социаль челтәрләрдә шәхси фотоларын урнаштырып, "Бәхет тынычлык тели, барыгызга та шул насыйп булсын", дип комментарий язган. Җырчының пресс-атташесы да туй хәбәрен раслаган, тик ниндидер комментарийлар бирүдән баш тарткан.
Брежнева белән Меладзе икесе дә үзләренең тормыш иптәшләре белән официаль рәвештә аерылышканнар иде. Брежнева бизнесмен ире Михаил Киперманнан 2012 елда аерылып, Константин Меладзе хатыны Яна белән ике ел элек аерылдылар. Шул ук чорда әлеге аерылушының сәбәбе Вера Брежнева дигән имеш-мимешләр дә таралган иде. Һәм инде менә бүгенге көндә парның рәсми рәвештә кушылулары расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: константин меладзе вера брежнева