Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа елны кайда каршылыйсыз

Яңа елны өеңдә якыннарың белән каршылаудан да яхшысы юк. Бүген Россия халкының 43 проценты шулай дип саный, шуңа бәйрәм ялларын да өйдә генә уздырырга планлаштыра. "Ромир" үзәге белгечләре белдерүенчә, узган ел ил халкының 47 проценты Яңа елны өйдә каршыларга җыенган булган. Аның каравы бер ел эчендә 31 декабрь көнне дусларына,...

Яңа елны өеңдә якыннарың белән каршылаудан да яхшысы юк. Бүген Россия халкының 43 проценты шулай дип саный, шуңа бәйрәм ялларын да өйдә генә уздырырга планлаштыра. "Ромир" үзәге белгечләре белдерүенчә, узган ел ил халкының 47 проценты Яңа елны өйдә каршыларга җыенган булган.
Аның каравы бер ел эчендә 31 декабрь көнне дусларына, туганнарына кунакка яки үзенең шәһәр яны дачасына барырга теләүче­ләр саны 6 процентка арткан. Бүген андыйлар 30 процентны тәшкил итә. Яңа елны сәяхәттә каршыларга җыену­чылар саны да 3 процентка арткан. Быел халыкның 18 проценты Яңа ел ялларында сәяхәткә чыкмакчы. Ә менә Яңа елны эш урынында каршылаучылар саны узган ел да, быел да 8 процентны тәшкил иткән.
Быелгы сораштыруда респондентларның тагын 5 проценты озын-озак ялларны чит илдә үткәрергә җы­енуын әйткән. Ел башында Россиядә яшәүчеләрнең һәр бишенчесе Төркия яки Мисырда ял итәргә теләвен бел­дергән булган. Соңгы арада бу илләрне шаулаткан вакыйгалар аларның да план­нарын үзгәрткән. Бүген рос­сиялеләрнең 2 проценты гына Яңа ел ялларында әлеге ике илнең берсендә ял итәр­гә җыена. Ялларны Рос­сия­дән читтә үткәрүне өстен күрүчеләр (25 процент), элеккечә үк, Азия илләрен сайлый.
Респондентларның тагын 48 проценты исә Яңа елда Европада ял итәргә җыена. Россия эчендә генә ял итәргә теләүчеләр арасында исә Кырымга өстенлек бирүчеләр саны арткан.
Чыганак:http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined яңа ел