Лениногорск районында 6 ай эчендә юл-транспорт һәлакәтләрендә 5 кеше һәлак булган
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск районында 6 ай эчендә юл-транспорт һәлакәтләрендә 5 кеше һәлак булган

Юл хәрәкәтендә иң гади кагыйдәләрне үтәргә дә оныталар.

Республикада 6 ай эчендә юл-транспорт һәлакәтендә 146 кеше һәлак булган.Үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре :  каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, тизлек режимын үтәмәү, куркынычсызлык каешларын эләктермәү, автомобиль белән  исерек хәлдә идарә итү .

Юл-транспорт чараларының каршы бәрелешүе иң авыр нәтиҗәләргә китерә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында каршы як полосага чыгу белән бәйле 142 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 60 кеше һәлак булган һәм 243 кеше яраланган.

Быел 6 эчендә  Лениногорск районы юлларында 19 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 5 кеше һәлак булган һәм 22се зыян күргән, дип хәбәр итә Лениногорск ЮХИДИ идарәсе.

Хөрмәтле машина йөртүчеләр, кагыйдәләрне үтәгез, шуның нәтиҗәсендә сезнең һәм якыннарыгызның гомере куркынычсыз булачак.


Нет комментариев