Лениногорскида түбән сулык пляжы
Лениногорск шәһәрендә ял итәр өчен урыннар бик күп. Аларның берсе - Лениногорск түбән сулык территориясендә урнашкан - пляж. Түбән сулыкның барлыкка килү тарихы 1965 елларга барып тоташа. Анда Ленинград урамы, яисә Булгаков урамы аша барып була. Шәһәргә кунакка килүчеләр аны бик тиз табачак. Якында гына «Мәхәббәт» паркы, Лениногорск ЗАГС бүлеге, «Ихлас» мәчете күренеп тора.
Лениногорск шәһәрендә коену сезоны, көннәр җылы торса 1 июньнән 30 августка кадәр ачыла.
Сулык янында ял иткәндә истә тотарга тиешле киңәшләр:
Балаларны сулыклар янында караучысыз калдырмагыз - бу куркыныч.
Беркайчан да таныш булмаган урында коенмагыз.
Пычрак сулыкларда коенмагыз.
Базлар булган һәм чишмә типкән сулыкларда коенмагыз.
Суда шау-шулы уеннар оештырмагыз һәм балаларга да рөхсәт итмәгез - бу куркыныч.
Иң әйбәте иртән яисә кичке якта коену - бу вакытта кояш җылыта, әмма эссе сугу куркынычы юк.
Су астында озак вакытка калмаска;
Ач карынга коенмаска;
Ялганлап ярдәм сорап кычкырмаска;
Үзең белән эт һәм башка хайваннар алып килмәскә;
Суга кергәнче берничә җиңел күнегү ясап алырга онытмагыз;
Суга, аның артык салкын булмавына ышангач кына, акрынлап керегез;
Артык җылынудан саклану өчен комлыкта баш киеменнән ял итәргә;
Йөзә белмәүчеләргә тирәнлеге 1-2 метрдан артмаган махсус билгеләнгән территорияләрдә генә йөзәргә ярый.