Лениногорскида кызыныр өчен кайда барырга?
Лениногорскида ял итәр өчен кайда барырга? Лениногорск пляжы кайда урнашкан? Лениногорскиның түбән сулык территориясендә нәрсәләр бар?
Лениногорскиның түбән сулык территориясе – яр буе шәһәрнең визит карточкасы булып тора. Эксиз проект авторы – Лениногорск архитекторы Алексей Карасев. Ул проект төзеп, сулык иерриториясен тулысынча үзгәртеп оештырган. Бүгенге көндә сулык территориясе балалар өчен дә, олылар, яшьләр өчен дә ял итү зонасына әверелде. Балалар мәйданчыгында балалар өчен уен мәйданчыклары булса, ерак түгел фонтан бар. Зур комлык җиһазландырылган, балалар яраткан сигезаяк, крокодил һәм мозаикалы кит та шунда. Мозаикадан ясалган зур скульптураны реставрацияләгәннәр, ул үзенең формасы белән тагын бер сигезаякны хәтерләтә – балалар белән чаралар үткәрү өчен ачык парк павильоны буларак кулланырга мөмкин.
Буага караган җәйге кафе барлыкка килде. Кафе каршында ук катамараннар һәм көймәләр прокаты белән көймә станциясе урнаштыру өчен пирс төзелгән. Кафедан өстәлләр пирска күчерелеп, җәй айларында халык түбән сулык территориясендә күңел ача ала.
Балалар уен зонасы каршында ятаклар белән шәһәр пляжы төзекләндерелгән. Биредә яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары 1 июньнән 31 августка кадәр, ягъни су коену сезоны вакытында Лениногорскның түбән күле буенда ял итә ала. Пляж территориясенә ком сибелгән, кояштан ошыкланыр өчен лапаслар урнаштырылган. Пляж лампалар белән яктыртыла.
Саф һавада спорт белән дә шөгыльләнергә була. Спорт тренажерлары куелган, волейбол спорт төрен яратучылар өчен дә мәйданчык оештырылган.
Яр буенда ук бәйрәмнәр үткәрергә була, махсус сәхнә һәм амфитеатр төзелгән.
Лениногорск шәһәренең түбән сулык территориясендә генә урнашкан Маяк нигезе дә таш белән бизәлгән.
Шулай ук, Лениногорскида ял итәр өчен төрле истәлекле урыннар бар. Лениногорск шәһәрендә истәлекле урыннар турында монда белә аласыз.