Лениногорск районы ветеринар табибы Назар Ефаров «Һөнәре буенча иң яхшысы» республика конкурсында призлы урын алды
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Конкурс инде 13нче мәртәбә үткәрелде, ул Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы яшь хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын арттыру һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрү, алдынгы тәҗрибә туплау, яшьләрне агросәнәгать комплексы оешмаларына эшкә җәлеп итүдә булышу максатларында уздырыла.
Лениногорск районыннан «Август-Лениногорск» агрофирмасыннан «Ялтау» сөтчелек комплексында ветеринар табиб булып эшләүче Назар Ефаров «Иң яхшы ветеринария табибы» номинациясендә III урын алды. Аңа 23 яшь.
Үзенең һөнәри юлын ул «Ялтау» МТКда практикадан башлый. Шул вакытта ук егет диплом алгач, карьерасын биредә дәвам итәчәген хәл итә. Заманча технологияләр һәм тәҗрибәле остазлар - үсеш өчен иң яхшы шартлар, ди ул.
фото: Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев