Кирәкле эш башкаралар.
Лениногорск үзәк район хастаханәсенең стационар бүлекләре һәм поликлиника хезмәткәрләре эштән бушаган арада СВО зонасындагы хәрбиләр өчен маскировка челтәре үрүгә тотынды.
Әлеге мөһим эшнең инициаторы – баш табиб Равил Шагиев. Маскировка челтәре үрергә йөрүчеләр төркеме “Своих не бросаем” волонтер төркеменә барып, челтүр үрү эшенең нечкәлекләренә төшенеп кайткан.
Бүгенге көндә сигез челтәр үргәннәр, тугызынчысына тотынганнар. Алар арасында ак төстәге үзенчәлекле челтәр бар: ул кар капламы шартларында маскировка ясау өчен кирәк булачак.
Нет комментариев