Бу көннәрдә җырчының Лениногорскида ике көнлек концерты.
Гастрольгә килгәч тә, җырчы көнен игелекле эшкә багышлады. Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортына Татарстанның атказанган артисты, якташыбыз Илсөя Бәдретдинова бик жылы концерт программасы белән килде.
Биредә яшәүчеләр аны бик якын кешеләрен күргәндәй ихластан шатланып кабул иттеләр. Артистның репертуары аларга дөрестән дә ят түгел. Интернат-йортта узган мәдәни чараларның берсендә алар Илсөянең жырларын тыңлап, аның белән кызыксынганнар, артистканың якташыбыз да икәнен белгәч, үзе белән очрашасылары бик килгән.
Менә 24 ноябрь көнне аларның теләкләре тормышка ашты. Илсөя алар өчен жырлар гына башкарып калмады, чын күңелдән аралашты, сорауларына жаваплар бирде, хәлләре белән кызыксынды, үзе турында, улы Нариманның бер атна элек кенә хәрби хезмәткә алынуы, үзе өчен бик ямансу, борчулы вакытлар булуы белән уртаклашты.
Артист үзенең ижатташ дуслары-коллективы белән килгән иде, интернат-йорт халкы ике телдә дә жырлар тыңлап, ике телдә дә туганнарча аралашты. Илсөягә һәм аның иҗатташ төркеменә иң изге теләкләрен теләделәр.
фотолар: ДИПИ

Нет комментариев