Татарстанда агропромышленность комплексының иң яхшы яшь белгечләрен ачыкладылар.
"Һөнәре буенча иң яхшысы" республика һөнәри осталык конкурсына йомгак ясалды. Быел конкурска катнашучылардан 253 гариза кергән, ә финалга Татарстанның һәм Казанның 35 районыннан 176 белгеч килеп җиткән.
Катнашучылар Казан ГАУның өч мәйданчыгында ярыштылар, теоретик белемнәрен һәм практик күнекмәләрен күрсәттеләр.
Конкурста призлы урын алучылар исемлегендә Лениногорск районының аграр белгечләре дә бар. “Август-Лениногорск” агрофирмасының “Ялтау” сөт- товар комплексының яшь хезмәткәрләре югары профессионализм күрсәтте.
Николай Маеев – “Иң яхшы зоотехник” номинациясендә беренче урын алды.
Камилла Каюмова – “Иң яхшы ветеринар врач” номинациясендә икенче урынга лаек булды.
Молодцы, яшь белгечләрне котлыйбыз! Авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә курыкмаган яшьләргә сокланабыз.

Нет комментариев