Бары бер генә уй: илне сакларга!
Яраланулар, операцияләр, госпитальләрдә дәваланулар – берсе дә аны куркытмый, бернинди тоткарлык тудырмый, илне якларга дигән бер уй гына.
“Немец” позывное алган хәрби кыска вакытлы ялда булганда, хәрби операциядәге солдат тормышы турында сөйләде.
“Беренче штурмга керер алдыннан чиркәүдән рухани килеп, миңа дога язылган лента калдырып китте. Шушы дога хәрбиләрне начарлыктан саклый. Мин аны кулга, беләзеккә бәйләп куйдым”, - ди укчы-штурман, гранатометчы Андрей.
Ул Казахстан ягында, Михайловка авылында 1991 елда дөньяга килә. Озак та үтми, әти-әнисе Лениногорскига күчеп килә. Мәктәптән соң Лениногорск политехник колледжда укып, Андрей ташчы-плитәче, штукатур-маляр һөнәре ала һәм предприятиегә эшкә урнаша.
2022 елда мобилизация башлангач, аңа андагы хәлләр тынгылык бирми һәм 2023 елның 6 сентябрендә ул Россия саклану министрлыгы белән контракт төзеп, хәрби операциягә юл ала. Аны әнисе – Людмила Рихардовна, апасы, абыйсы, яраткан кызы озата. Кызганыч, әтисе вафат булган.
Хәрби өйрәнүләр уза, аннары дошман белән кара-каршы линия сызыгына керә. Беренче тапкыр икенче һөҗүм вакытында яралана. Кассеталы снаряд аның битенә эләгә. Бу вакытта Андрей блиндаж эчендә була, снаряд түбә аша үтеп керә. “Дәвалану озак бармады, госпитальдә кирәкле ярдәм күрсәттеләр, ике көннән соң мин янәдән сафта идем. Тик тагын яраланырга туры килде”, - дип сөйли “Немец”.
Аны “Баба яга” дип аталучы дрон яралый. Кулына очып килеп төшә. Аның дустының аягына тия һәм аяк бармагын өзә. “Мин аны куркынычсыз җиргә алып киттем, эвакуация бригадасын көткәндә шулай бер-беребезгә ярдәм итеп, дрон һөҗүменнән исән калдык”, - ди ул.
Өченче тапкыр 2024 елның апрелендә яралана. Снарядтан качып, чокырга төшеп китә һәм аягын сындыра. “Хәрби бурычны үтәр өчен миңа дөм караңгыда 10 километр чамасы җәяү ачыклыктан барырга кирәк иде. Урман-фәлән юк, янып беткән агач төпләре генә утырып калган”, - дип искә ала ул.
Аннары Токмак, Севастополь, Мәскәүдә госпитальләрдә дәваланулар, операцияләр уза. Болар хакында ул тыныч кына, тыйнак кына итеп сөйли, үзен герой дип санамый ул. Андрей Россия Федерациясенең Дәүләт бүләгенә лаек булган, хәрби часть командиры аңа “Батырлык өчен” медале тапшыра.
Ул хезмәт иткән 76нчы дивизия – аның икенче гаиләсе кебек. Рус телендәге мәгълүм мәкальдәгечә: “Берәү – барысы өчен, барысы – берәү өчен”.
Андрей җиңеп кайткач, киләчәктә яраткан кызы Юлия белән тормыш корырга уйлый. Хыяллар чынга ашсын, һәр хәрби исән-имин булсын.
Ильмира Гареева материалы буенча.
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев