Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
Безнең Геройлар

Лениногорск мәктәпләрендә хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләр хөрмәтенә мемориаль такталар ачылды

Алар – патриотлык юлын сайлаган, Ватан өчен дигәндә гомерләрен дә кызганмаган.

Лениногорск мәктәпләрендә укып, махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләр хөрмәтенә мемориаль такталар ачылды.

Шәһәрнең 13нче мәктәп ишегалдында юнармиячеләр, мәктәп укучылары, мәктәп җитәкчелеге, Мәгариф идарәсе вәкилләре һәм хәрбиләрнең якыннары: әтисе Виталий Кутилов һәм икенче хәрбинең әти-әнисе - Людмила Владиславовна һәм  Иосиф Викторович җыелды.

13нче мәктәп диварларына урнаштырылган мемориаль такталарны ачу юнармиячеләргә бирелде. Чарада катнашучыларга хәрбиләрнең батыр булып, туган ил өчен көрәшүләрен сөйләделәр.

Дмитрий Кутилов – мотоукчы батальон, мотоукчы ротаның, мотоукчы взвод ефрейторы. Ул 1998 елның 18 июнендә туа. Диманы әтисе – беренче Чечня компаниясе ветераны Виталий Викторович тәрбияләгән. Дима 2016 елда армиягә хезмәт итәргә китә, һава-десант гаскәрләрендә була. 2022 елның ноябрендә контракт төзеп, хәрби операциягә китә.

Фронтта Бахмут шәһәрендә барган каты сугышларда катнаша, контузия ала. РФ Президентының Указы белән «Батырлык өчен» медале, II дәрәҗә кылычлы «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, Луганск Халык Республикасы Башлыгы Указы белән «Батырлык өчен» медале, «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән. Дмитрий Кутилов 2024 елның 29 маенда батырларча һәлак була.

Дима Кутиловның укытучысы – Әлфия Бадгутдинова укучысы турында хатирәләре белән бүлеште: “Дима – башкалардан аерылып тормаган гади генә укучы булды. Ул шат күңелле, бар нәрсәгә өлгерүчән, мәрхәмәтле иде. Кече күңелле, иптәшләрен кыерсытмады. Ул - әтисе белән генә үскән малай. Дима белән аралашырга җиңел иде”.

Юрий Нуцковский – кече сержант, мотоукчы батальон, мотоукчы рота, мтоукчы взводның мотоукчы бүлек командиры. 1993 елда күпбалалы гаиләдә туа. 2011 елда армиядә хезмәт итә. Армиядән соң тимерьюлда мастер булып эшли. Хәрби операция башлангач, контракт төзеп, алгы сызыкка юнәлә. 2024 елның октябрендә батырларча һәлак була. Бүгенге көндә Людмила Владиславовна һәм  Иосиф Викторовичның икенче уллары – Николай да хәрби операциядә, 2024 елның октябрендә киткән.

Һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин, 13нче мәктәп директоры Тарас Павлов рәхмәт белдерде.

Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, мемориаль такталар янына чәчәкләр салдылар.

Шәһәребезнең 8нче мәктәбендә хәрби операциядә һәлак булган 30 яшьлек подполковник Сергей Исаев хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Чарада хәрбинең хатыны Екатерина, әти-әнисе – Вера Ивановна һәм Андрей Сергеевич, хәрбинең бертуган сеңелесе катнашты.  

Сергей Исаев тормыш итү рәвеше итеп хәрби карьерасын сайлый, 2022 елда хәрби тактик группаның рота командиры булган, 2024 елда исә 30 яшендә подполковник исеме алган. Аның хәрби булырга хыяллануы турында сыйныф җитәкчесе Нина Войцеховская искә төшерде: “Барлык маршалларның,  атаклы полководецларның исемнәрен яттан белә иде. Хәрби уставтан цитаталар китереп сөйләгәне хәзер дә күз алдымда”, - ди ул.

Сергей Исаев бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән, 2024 елның ноябрендә батырларча һәлак була.

 

Фикер
Роберт Вахитов, 13нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы:
-    Без  сыйныфташларым белән хәрби солдатлар хөрмәтенә мемориаль такталар ачуда катнашабыз. Безгә алар турында сыйныф сәгатьләрендә сөйләделәр. Минем әтием дә хәрби операциядә, ул үз теләге белән китте. Мин аның белән горурланам. Ул да минем белән горурлансын өчен мәктәптә тырышып укыйм, каратэ белән шөгыльләнәм. Әлбәттә, вакыт җиткәч, Ватанга хезмәт итәчәкмен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев