Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
Безнең Геройлар

Лениногорск СВО ветераны ярышларда армрестлинг буенча алтын медаль алды

Апрель аенда Бөгелмәдә СВО ветераннары арасында армрестлинг буенча спорт ярышлары узды.

Әлеге чараның максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, Татарстанда армрестлингны популярлаштыру һәм алга таба үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде.

Лениногорск нефть техникумының физик культура укытучысы Шамгуллин Арсен ярышларда хәрби операциядә катнашучылар арасында кул көрәше буенча алтын медаль яулады.

Арсен Арсенович – СВО ветераны. Ул хәрби операциядә «Брадар» позывное белән илне саклауда хезмәт иткән. «Батырлык өчен» һәм «Сугышчан батырлыклары өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядән кайтканнарны җәмгыятькә яраклаштыруга зур игътибар бирелә. «Россия спорты» («Спорт России») дәүләт программасы ярдәмендә спорт белән шөгыльләнү ветераннар өчен физик сәламәтлекләрен торгызу һәм актив тормышка кайтаруның куәтле чарасы ул.

Дәүләт программасының мөһим юнәлеше — адаптив спортны үстерү. Махсус хәрби операция ветераннары өчен бу — яңа фикердәшләр табу һәм үз көчеңә ышанычны арттыру мөмкинлеге. 

Хәзерге вакытта заманча үзәкләр ике юнәлештә эшли: Профильле үзәкләр – махсус спорт төрләренә (арбаларда регби, утырып волейбол уйнау яки йөзү) махсуслашкан мәйданчыклар.

Универсаль – ягъни тренажер заллары, бассейннар, уен мәйданчыклары һәм медицина-тернәкләндерү блоклары берләштерелгән үзәкләр.

Бүгенге көндә СВО ветераннары төрле физик үзенчәлекләргә җайлаштырылган спорт төрләрендә үзләрен сыный ала: утырып волейбол уйнау, следж-хоккей, регби. Пауэрлифтинг, армрестлинг, уктан ату, йөзү, өстәл теннисы, кышкы спорт төрләре.

 


 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев