Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Безнең Геройлар

Лениногорск хәрбие МХО зонасында өч мәртәбә бүләкләнә

Өч тапкыр яраланса да, сынмый, ул алгы сызыкта.

Лениногорскилы Игорьнең әти-әнисе һәм бертуганнары аның махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүен ике айдан соң гына белә.

Игорь турында газетка язма бастыру өчен аны озак үгетләргә туры килде. Хатыны Наташа да аз сүзле, эмоцияләрен түкми. Бәхет кычкырып йөргәнне яратмый, диләр. Бу сүзләр Наташага туры килә. Игорь ана карата һәм Наташаның балаларына карата ярату һәм хөрмәт, кайгырту хисләре тудырган. Василинага – 5, Матвейга – 9, Глафирага 12 яшь. “Наташа – миңа һәрвакытта зур терәк”, - ди үзе Игорь.

Ул 1997 елда гаиләдә беренче бала булып туа. Аңардан соң ике сеңелесе бар. Мәктәпне, аннары Лениногорск политехник колледж тәмамлагач, армия хезмәтенә китә. Хәрби әзерлекне стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә үтә. Бер ел хезмәт итеп кайта.

Илдә хәрби операция башлангач, бу хәлләргә тыныч кына түзеп тора алмый, ныклы карарга килеп, 2023 елның гыйнварында ул хәрби комиссариатка китә. Аннары барлык документларны рәсмиләштереп, медицина комиссиясе узып, 15 апрельдә алгы сызыкка юл тота. Аны хатыны Наталья һәм балалар озатып кала. Әтисе белән әнисе, ике сеңелесе, алда әйтелгәнчә, 2 айдан соң гына беләләр.

Хәрби операциядә ул “Шрэк” позывное ала. Хәрби бурычларны үтәр өчен ул сапер вазифасында керешә. Соңрак исә БПЛА (пилотсыз очу препаратлары) операторы була. “СВОда башта Украинаның фосфор снарядлары аеруча куркыныч тудырды. Фосфор снарядлары – боеприпасларның бер төре, аларны куллану Женева конвенциясе тарафыннан тыелган. Бу боеприпаслар пешүләр һәм агулануга китерә, шулай ук сөякләр, җелек зарарлана”, - дип сөйли Игорь.

Беренче яралануы 2023 елның августында Бахмут тирәсендәге хәрби операциядә була. Ул вакытта кулына кыйпылчык тия. Икенче тапкыр шул ук елның ноябрендә яралана. “Мин ул чакта “Алга” Татарстан батальоны составында идем. Алгы сызыкка азык-төлек илткәндә, миннән 5 метр читтәрәк мина шартлады. Ул вакытта тимәде. Машина килгәч, прдуктларны бушатып торганда, кассета боеприпасы шартлады. Калак сөягенә кыйпылчык эләкте”, - ди хәрби.

Өченче ярасын 2024 елның гыйнварында ала.  “Атыш вакытында мин беренче очраган чокырга сикерергә мәҗбүр булдым. Шунда сөяк шыгырдаган тавыш ишеттем, баксаң, уң кулымны сындырганмын икән”, - ди.

Аннары күпсанлы операцияләр, Светлодарск, Луганск, Дебальцево госпитальләрендә дәваланулар. Игорь Стаханово госпиталендә булганда, янына хатыны Наталья килә, бер атна дәвамында яралы ирне карый, тәрбияли.

Күрсәткән фидакарьлеге, батырлыгы һәм кыюлыгы, югары профессионализмы өчен  ул 2023 елның августында «Миналарны бетергән өчен» медале белән бүләкләнде.

Хәрби бурычын үтәгәндә яхшы хезмәт күрсәтүе өчен 2023 елның ноябрендә Игорь «Өченче дәрәҗә хәрби батырлык» медале белән бүләкләнде.

2024 елның маенда хәрбигә  Жуков медале тапшыралар.

Игорь волонтерларга маскировка челтәрләре үрүләре өчен һәм антидрон пәрдәләре өчен рәхмәт белдерә. Аның әйтүенчә, фронтка техника бик тә кирәк. “Күзәтү, разведка һәм максатчан һөҗүмнәрне гамәлгә ашыру өчен МХО сугышчылары пилотсыз очкычларга мохтаҗ”.

 

Ильмира Гареева материалы буенча.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев