Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
Безнең Геройлар

Лениногорск хәрбие МХО зонасыннан песи алып кайткан

Ул аны 2023 елда Херсон өлкәсендә күрә, песи картон тартмада кызганыч итеп мияулап торган.

Хәрби аны үзенә ала, юындыра, ашата. “Дикий” дигән кушамат бирә. Песи хуҗасы белән бергә блиндажда яши башлый. Кыска вакытлы ялга кайтканда да аны үзеннән калдырмый, Лениногорскига алып кайта.

“Махсус хәрби операция зонасында мондый хуҗасыз хайваннар күп. Бу песи бик ягымлы, тәртипле. Дөрес, башта мияулап, гел нидер эзләп йөрде, соңыннан ияләште инде”, - дип сөйли Влад.

Песине шул елны, ягъни 2023 елда кыска вакытлы ялга кайтканда Лениногорскига алып кайта һәм аның кайтуы улының туган көненә туры килә, песине аңа бүләк итә.

Быел 25 гыйнварда хәрбигә 28 яшь тулган. Ул 2022 елдан  хәрби операция зонасында мотоукчылар взводында кече сержант дәрәҗәсендә хезмәт итә. Ә беренче вакытта машина йөртүче вазифасында була, ягулык-майлау материаллары, су, азык-төлек, хәрби тормыш өчен кирәк-яракларны машинада ташый.

Озын буйлы, спорт ярата торган хәрби үзенең 5 яшьлек улы өчен үрнәк булып тора. Ә Данил грек-ри көрәше белән шөгыльләнә. Ире белән хатыны Диана горурлана, гаиләне кайгыртып тора, ди.

Хатынының теләкләре, телефон аша язышкан СМСлар һәм улы белән төшкән видеолары хәрбигә рухи яктан ныклылык, көч бирә. Хәрбигә улының песи белән уйнаган видеоларын да җибәрә. Иренең хайваннарны кызгануын белә, икенче юлы ялга кайтканда тагын эт тә ияртеп кайтса, ул аңа гаҗәпләнмәячәк. Ә песи инде хәзер аларга ияләшеп беткән, тыныч тормышта канәгать булып яши. Теге чактагы кебек ябык та түгел.  

Тиздән хәрби янәдән алгы сызыкка юл алачак. Ул хезмәт итә торган 1233нче полкта бер-берсе белән туганнарча мөнәсәбәттә торалар, бер-берсенә ярдәм күрсәтәләр.

2023 елда Оборона министрлыгы боерыгы белән Влад “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медале белән бүләкләнгән.

 

Ильмира Гареева материалы буенча.

фотолар: хәрбинең гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев