Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
Безнең Геройлар

Лениногорск ЗАГС бүлегендә хәрби хәрәкәтләр ветераны белән мәктәп укучылары очрашты

Геройлар янәшәбездә.

Лениногорск ЗАГС бүлегендә Ватан Геройлары көненә багышланган чарада махсус хәрби операциядә булып кайткан, хәрби хәрәкәтләр ветераны Айдар Гайфетдинов мәктәп укучылары белән очрашуга килде. Очрашуда 2нче мәктәпнең 5 “Б” сыйныфы укучылары катнашты. 

Дүрт бала әтисе, мотоукчылар гаскәрләре ефрейторы, танкка каршы идарә ителә торган җайланмалар взводы командиры урынбасары Айдар Гайфетдинов 2024 елда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, СВО зонасына киткән. Бүленеш буенча Донецк Халык Республикасына мотоукылар гаскәрләренә, танкка каршы идарә ителә торган җайланмаларның аерым взводына («ПТУР») эләгә, анда ефрейтор дәрәҗәсендә взвод командиры урынбасары булып хезмәт итә. 

“Хезмәт итү миңа ошый иде, мин үз вазифаларымны үтәүне эш кебек кабул иттем. Командирның приказы, күрсәтмәсе бар икән, димәк, үтәргә кирәк, дигән девиз белән хезмәт иттем”, - ди ул. 

Бик яхшы физик формасы, озын буйлы һәм яхшы хезмәте өчен 2024 елда ул Мәскәүдә Җиңү парадында катнашучы хәрбиләр составына сайлап алынган. Ростов-Донда бер атналык строй хәзерлеге узган, аннары тагын ике атна Мәскәүнең Кызыл мәйданында төз-төз атлап йөргәннәр, репетицияләр үткәргәннәр. 

Бәйрәмнән соң, 11 майда алар инде алгы сызыкта була. Июльдә, позицияне алыштырганда, Айдар миномет утына эләгә. Снаряд хәрбинең аягына тия, кыйпылчыклар ут белән пешкән аякны тишкәләп бетергән була. Шуннан соң ул исән аягы белән сикерә-сикерә окопка кадәр бара, анда үз-үзенә беренче медицина ярдәме күрсәтә: жгут сала, авыртуны баса торган укол кадый. Рация буенча эвакуация төркеме чакырта. Төркем килгәнче биш тәүлек уза. Күп кан югалта. Шуннан соң озак вакыт дәваланулар, операцияләр башлана, госпитальләрдә була.

Самара госпиталендә аягына протез урнаштыралар һәм 2025нче елны яңа елны өендә, гаиләсе янында каршы ала. 
Хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Айдар Гайфетдинов «Хәрби батырлыклар өчен», «Сугышчан бердәмлекне ныгыткан өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнде, Батырлык ордены бар.

38 яшьлек Айдар бүген  үзе кебек СВО ветераннарына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча эшчәнлек алып бара. Айдар Гайфетдинов «Ватанны саклаучылар» фондының Лениногорск филиалында социаль координатор булып эшли.
Быел җәй аенда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында Татарстан Рәисе Кубогында катнашкан. Башка шәһәрләрдән килгән егетләр командасында ул «утырып волейбол уйнау» дисциплинасында җиңү яулаган.

Очрашуда катнашкан укучылар конкрет мисалда чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, Ватанга мәхәббәт –  кешене бизи торган сыйфатлар икәненә инандылар.

 

фото: ЗАГС бүлегеннән

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев