Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
Безнең Геройлар

Лениногорскида «Герой әтисе» күргәзмәсе ачылды

Лениногорск Мәдәният сараенда бүген күргәзмә ачылды.

Экспозициядә махсус хәрби операциядә катнашучыларның дәүләт бүләкләренә лаек булган әтиләренең портретлары тәкъдим ителгән һәм ул Татарстанның төрле районнарын колачлый. 

 Барлыгы 46 портрет, әтиләрнең  кулларында – улларының сурәтләре, хәрби бүләкләре, шәхси әйберләре. Болар барысы да бүген буыннар арасындагы бәйләнеш символы булып тора.

Портретлар арасында ике якташыбыз: Батырлык ордены кавалеры Ринат Бекмурзинның әтисе – Рөстәм Бекмурзин һәм Артем Мурасовның әтисе - Вагиз Мурасов портретлары да урын алган. Әтиләр үзләре шулай ук күргәзмә ачылышында катнаштылар. 

Бүген күргәзмәнең ачылышына лениногорскилылар, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары,укучылар, студентлар, ветераннар советы әгъзалары, иҗтимагый оешма вәкилләре килгән иде. 

Чарада катнашучыларны район башлыгы Марат Гирфанов сәламләде. «Бүгенгесе көндә батыр ир-егетләребез илебез тынычлыгын саклыйлар. Кызганыч, югалтуларсыз да булмый. Аяусыз сугышта якыннарын югалткан һәркемнең кайгысын уртаклашам. Бу күргәзмә яшь буын өчен аеруча әһәмиятле», – диде ул.

 Күргәзмә Мәдәният сараеның 2 нче катында 1 декабрьгә кадәр эшләячәк. 

 Керү ирекле.

Белешмә өчен телефоннар:  5-10-39, 5-10-33.

Проект «Бердәм Россия» партиясе, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы, ТРның «Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм «Хәрби хезмәткәрләрнең офицер хатыннары һәм гаиләләре берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасы ярдәме белән мөмкин булды.

фотолар: мэриянең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев