1 апрель 2017 яңалыклары
-
1 апрель - Көлке көне уңаеннан юмореска
Акча бездә... юк! Бурычка акча биреп тор әле дисеңме?! Юк, шул, үземә дә юк әле монда. Акча янчыгымда җилләр уйный, финансларым үкереп серенада җырлый шул, ахирәткәем! Акча юк, дияргә ярамый дисеңме? Соң алайса бар ул миндә, бар. Бәгырь кисәкләрем банкта яталар. Ни бит, кайсы банкта икәнен генә искә төшерә алмый...
-
Зур акча урлаган Лениногорскиның элеккеге банк хезмәткәре җәзасын алды
Лениногорск суды шәһәребездәге банкның өстәмә офисында эшләгән 23 яшьлек өлкән менджерга карата хөкем карары чыгарды. Әлеге яшь ханымның өч банк клиентының исәп-хисап счетыннан, ялган касса ордеры ясап, 500 мең сум акча урлавы билгеле булган. Хөкем каршына баскан туташ үз гаебег тулысынча таныган, акча кире кайтарган. Суд карары нигезендә, ул өч...
-
Иртәгә Лениногорскида туй фестивале була
Никахлашу сараенда икенче "Минем хыялдагы туй" дигән туй фестивале уза. Быел ул икенче тапкыр уза инде. Әлеге чара өйләнешү уе булган яшь парлар өчен махсус уздырыла.Биредә Лениногорскиның гына түгел, Казан, Түбән Кама, Әлмәт һәм Бөгелмәнең уй экспертлары бергә җыелачак. Биредә иң яхшы тамада, фотограф, парикмахер, визажист, торт, бавырсак, чәк-чәк пешерүчеләр,...
-
Сугышлы мәктәбендә "Кошлар көне" узды (фотолар)
Сугышлы мәктәбендә 1-9 сыйныфлар катнашында "Кошлар көне" экологик акциясе үтте. Бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә җаваплы булган 7нче сыйныф укучылары әзерлекне бер ай алдан башладылар, дип хәбәр итте биология укытучысы Фәния Әхмәтова. Балаларның яз, кошлар темасына ясалган рәсемнәреннән күргәзмә, "Кошлар көне"дип аталган презентацияне Хәбибуллина Ризидә әзерләгән. Фәния Әхмәтова чыгышында кошларны саклау...
-
2017 елда колорадо коңгызы күп булырмы: галимнәр фаразы
Әлеге бөҗәктән котылу өчен галим сыйфатлы агулар кулланырга киңәш итә. Үсемлекләрне саклау Бөтенроссия институты галимнәре 2017 елда колорада коңгызына каршы чаралар күрү кирәк булмаска мөмкин дип фаразлый. Бу, беренче чиратта, Россиянең Төньяк-Көнбатыш өлешенә кагыла. "Фермер.ру" сайты хәбәр иткәнчә, колорадо коңгызы, 2008 елдагы кебек үк, кризис кичерә. Бу 2016 елның җәе...
-
Лениногорск нефтьче-ветераннары фитнес белән шөгыльләнә (фотолар)
"Лениногорскнефть" идарәсенең өлкән буын вәкилләре шушы көннәрдә "Яшел фитнес" спорт чарасында катнашты. "Татнефть" җәмгыятенең безнең шәһәрдәге предприятеләре ветераннары катнашында узган чара кызыклы һәм файдалы үтте. Спорт бәйрәменә җыелучыларны ветераннар советы рәисе Миншакир Нуриев сәламләде. - Юкка гына ул "Яшел фитнес" дип аталмый, яшел төс- хәрәкәт билгесе, ә хәрәкәт- ул саулык,...
-
Шөгерлеләр иртәгә Иске Шөгердә спектакль күрсәтә
2 апрель Иске Шөгер мәдәният йортында Шөгер халык театры, Әмир Камалиевның (Аманулланың) "Итәкле кияү" исемле комедиясен күрсәтә. Рольләрдә: Алсу Биктаһирова, Илнур Давлетшин, Идрис Давлетшин, Алмаз Хаеров, Руслан Сөнгатуллин. Режиссеры Зилия Гәрәева. Шөгерлеләр сезне спектакль карарга чакыра Билет бәясе -100 сум. Белешмәләр өчен телефон: 34-353.