Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сугышлы мәктәбендә "Кошлар көне" узды (фотолар)

Сугышлы мәктәбендә 1-9 сыйныфлар катнашында "Кошлар көне" экологик акциясе үтте. Бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә җаваплы булган 7нче сыйныф укучылары әзерлекне бер ай алдан башладылар, дип хәбәр итте биология укытучысы Фәния Әхмәтова. Балаларның яз, кошлар темасына ясалган рәсемнәреннән күргәзмә, "Кошлар көне"дип аталган презентацияне Хәбибуллина Ризидә әзерләгән. Фәния Әхмәтова чыгышында кошларны саклау...

Сугышлы мәктәбендә 1-9 сыйныфлар катнашында "Кошлар көне" экологик акциясе үтте. Бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә җаваплы булган 7нче сыйныф укучылары әзерлекне бер ай алдан башладылар, дип хәбәр итте биология укытучысы Фәния Әхмәтова.
Балаларның яз, кошлар темасына ясалган рәсемнәреннән күргәзмә, "Кошлар көне"дип аталган презентацияне Хәбибуллина Ризидә әзерләгән. Фәния Әхмәтова чыгышында кошларны саклау оешмаларының эше һәм экология елы кысаларында алда торган бурычларга тукталган. "Кошларны саклыйк"дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция күрсәтелгән.
"Кошлар дөньясында" дип исемләнгән викторина һәм бәйгеләр актив катнашкан 7 сыйныф укучылары Фәрит Хастутдинов, Ризидә Хәбибуллина җиңүчеләр дип табылып һәм Диплом, бүләкләргә лаек булган. Сыйныфлар буенча Нәргизә Вәлиева, Роберт Вилданов, Тимур Маткаримов, Эльза Тахавова, Хурсанд Вәлиев, Рамил Саитов, Айлинә Гаязова, Аделин Вафина, Айсинә Галимова һәм башкалар татлы призлар алган.
Кичә татар халкының җырлы - биюле уеннары белән дәвам иткән. Кошларга багышланган чаралар әле дәвам итәчәк. Алдагы экологик акция Кызыл китап кошларына багышланачак һәм "Җимлек" операциясенә нәтиҗә ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев