Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

1 апрель - Көлке көне уңаеннан юмореска

Акча бездә... юк! Бурычка акча биреп тор әле дисеңме?! Юк, шул, үземә дә юк әле монда. Акча янчыгымда җилләр уйный, финансларым үкереп серенада җырлый шул, ахирәткәем! Акча юк, дияргә ярамый дисеңме? Соң алайса бар ул миндә, бар. Бәгырь кисәкләрем банкта яталар. Ни бит, кайсы банкта икәнен генә искә төшерә алмый...

Акча бездә... юк!
Бурычка акча биреп тор әле дисеңме?! Юк, шул, үземә дә юк әле монда. Акча янчыгымда җилләр уйный, финансларым үкереп серенада җырлый шул, ахирәткәем! Акча юк, дияргә ярамый дисеңме? Соң алайса бар ул миндә, бар. Бәгырь кисәкләрем банкта яталар. Ни бит, кайсы банкта икәнен генә искә төшерә алмый изапланам.
Кошелегым нинди? Төсен бик белеп сайларга кирәк дисеңме? И, җаныкаем, кызыл сайларга икәнен син әйтмәсәң дә яхшы беләм. Янчыгым да шәпски! Алай булмас иде дә, ярты получкама алган идем шул мин аны: үзе җете кызыл, үзе зур. Бер җүләре акчагызны балга манып, аны рәт-рәт кошелекка салыгыз дип язган. Имеш, акчалар балга кунган чебен кебек гел килеп кенә торачак икән. Озак уйлап тормадым, хезмәт хакы алгач ук, бөтен булганын яңа гына аерткан балга манып, купшы янчыгыма салдым. Баедыңмы диясеңдер, инде. Көт тә тор, җәфадан башкасы булмады. Шундый матур акча янчыгымны әрәм иттем, акчаларым да харап була язды. Кошелегымның йозагы юньләп ни бикләнми, ни ачылмый, ә акчага бөтенләй тотыныр хәл юк, билгеле, кулга ябыша. Аларны түләргә дип сузгач, ул кибетче белән талашуымны әле дә оныта алмыйм. Шикәрле акчаларымны алырга теләмичә җан талашты.
Баерга теләп акча гөле дә утыртып карадым. Берсе миңа әллә уйнап, әллә чынлап, гөл төбенә тимер акчаларны җәлләмичә сал, диде. Күбрәк салган саен, череп баерсың дигән иде. Баеды ди, пычагым. Универсиада уңаеннан җыйган унлыкларымны әле дә кызганам Мин, югыйсә, аларны берәмтекләп, төрлесеннән, бер тәңкәлек итеп җыйган идем. Шунда ышанып ялтырап торган тимеркәйләремне үз кулларым белән туфракка күмдем бит, ахмак. Әле гөлне уратып кызыл тасма да бәйләдем. Аның бер генә дә ярдәме тимәде: хезмәт хакым артмады гына түгел, вакытында тәүләми дә башладылар. Ә йокы бүлмәсендә люстрада кызыл трусикның нигә эленеп торганын беләсеңме соң? Син андый-мондый нәрсә уйлый күрмә, дустым. Андый кыйммәтле, челтәрлене киеп йөрергә әле без баемаган. Аны ярты ел элек әлеге дә баягы баерга теләп кенә элгән идем. Күпме асылынып тора, әле матди яктан бернинди уңай үзгәреш сизелми.
Ишектән кергән мәлгә бака утыра иде, хәтерлисеңдер. Нинди бака булсын инде, тәңкәләр өстендәге утырган килбәтсез сурәтне әйтәм. Вәт шул баканы китапта язылганча авызы белән ишеккә каратып куйган идем. Бер ел тузанга батып утырды, ә акча барыбер үрчемәде. Күрше кергәч:
- Юкка моны саклыйсың, ялгызын гына. Ул парлы булганда гына файда китерә дигәч, эчне пошырып тормасын әле, дип чүплеккә күптән түгел генә чыгарып аттым. Ашый торган өстәлебездәге эскәтер астында да мул тормышка өметләнеп, һәрвакыт мең тәңкәлек кәгазь акча тотам. Бөтенләй акчасыз калганда, ипилек-тозлык ярап куя тагын. Кайсы бүлмәгә кермә, бөтен җирдә акчага приманкам бар, тик "корбан"ы гына, каһәр эләкми. Әле быел кызыл әтәч елы хөрмәтенә ишектән кергән уңайга келәмне яңарттым. Фэн-шуй буенча кычкырып тора торганын алып җәйдем. Кыштан бирле шуның нәтиҗәсен көтәм, тик әле алга китеш юк, нуль. Чурт белсен, әллә дөрес эшләмим, әллә акчалар мине яратмый. Өйгә керергә бик ашыкмыйлар, нишләптер, гел чыгып китү ягын гына карыйлар. Акча хөкүмәт шикелле инде, бирәм дигәндә саранланып-сырпаланып кына килә, ә алырга дигәндә биш куллап, мә пожалыста!
Хезмәт хакы алгач та, аны кимендә ике-өч көн кошелекта сакларга дисеңме?Анысын кем тилесе уйлап чыгарган? Көләсең чту ли? Кайдан килсен безгә андый бәхет? Бу айда, йөрәк майларым, бөтенләй дә акча янчыгыма барып җитә алмадылар. Еласаң ела, көлсәң көл, ай буена тир түгеп эшләгәнем коммуналь хезмәт өчен түләргә җитмәде, өстәвенә бурычлы да булып калдым. Нихәтле түләгәнемне әйтмәвем хәерлерәк, йә кан басымың күтәрелер. Даруханәгә дә барасым килеп тормый, андагы бәяләрне үзең чамалыйсың, каты тешлиләр. Базарга чыкмаганыма да биш былтыр. Әйберләргә музейда караган кебек йөрер өчен вакыт уздырып йөримме соң инде?
Әле ишеттеңме соң, тагын пенсия арта икән бит. И, мескенкәйләр, пенсионерларны кызганам, акчаларын кайларга гына тотып бетерерләр икән инде... Кеше акчасына кызыкма, аларныкын санама дисеңме? Юк, санамыйм, акча минем үземдә дә биһисап, тик әлегә банкта гына. Ләкин, каһәр төшкере, кайсында икәнен генә хәтерләмим шул...
Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев