1 апрель 2018 яңалыклары
-
Үгез астында калып ир-ат үлгән
Кукмара районына караган авылда яшәгән 43 яшьлек ир-ат үгез астында калган. Аны Саба үзәк хастаханәсенә китерәләр. Зыян күрүче үз аягында була, кайтып китү турында да әйтә. Әмма озакламый алган җәрәхәтләреннән вафат була. http://saby-rt.ru/news/novosti/gez-astynda-kalyp-ir-at-lgn Фото: http://zenun.ru/zachem-byiku-koltso-v-nosu/
-
Лениногорскилылар өчен йолдызнамә (2 - 8 апрель)
КУЧКАР (21.03-20.04)ларга хис-кичерешләргә өстенлек бирмичә, аек акыл белән эшләргә кидәш итә йолдызлар. Сишәмбе партнерлар белән эшлекле очрашулар, киңәшмәләр үткәрү өчен отышлы булыр. Яллар табигатькә пикникка чыгу өчен уңышлы. Тик компас алырга онытмагыз. Урманда адашып калу куркынычы бар. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар кеше проблемасын хәл итәргә ашкынмагыз, үзегезнеке дә баштан ашкан. Атна башында...
-
Татарстанда томан төшәчәк
Татарстанда томан төшәчәк. Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада яшәүчеләрне һава шартлары начарлануы турында хәбәр итә. 2 апрельдә Казанда һәм республика территориясендә төнлә һәм көндез томан төшүе, күз күреме 500 метр яки аннан да азрак булуы көтелә. http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/01/161117/
-
Лениногорскилы Матвей Николаев шахмат буенча Россия Кубогында беренче урын алды
Ярыш казанда үтте, Анда Татарстан шахматчалары һәм Россиянең 20 регионынннан килүчеләр катнашты. 2нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Матвей Николаев 13 яшьлекләр арасында беренче урын алды. Аның тренеры - Михайлов Сергей Евгеньевич.
-
Татарстанда ике кеше автозаправка станциясенә һөҗүм иткән
Автозаправка станциясенә һөҗүм иткән ике ир-атны Казанның Адоратский урамындагы йортларның берсендәге фатирда тоткарланганнар. 30 мартта Казанда М7 трассасындагы автозаправка станциясенә 23 яшьлек һәм 28 яшьлек ике ир-ат һөҗүм иткән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Беренче һөҗүм уңышсыз тәмамланган, АЗС хезмәткәрләре каршылык күрсәткән. Аннары алар...
-
Мәңге яшь ир Кытайда яши
Кытайның Шанхай шәһәрендә яшәүче 67 яшьлек Ху Хай 30 яшьлек ир-егетләр кебек күренүе белән дан тота. Ир үзенең шулай яшь күренүен актив тормыш алып баруы белән аңлата. Ул һәрвакыт йога белән шөгыльләнә, җырларга, биергә ярата. Әмма барыннан да ныграк Шәрек биюләрен өстен күрә. Ху Хай әйтүенчә, һәркемнең өч төрле яше...
-
АЧ КАРЫНГА АШАРГА ЯРАМЫЙ ТОРГАН 7 РИЗЫК
ЦИТРУСЛАР Лимон, әфлисун, мандарин, грейпфрут - боларның һәркайсы кешедә аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Иртән күзне ачуга бу җимешләрне ашасалар, хәтта аллергия белән авыруга бирелүчән булмаган кешеләрнең тәннәрендә дә нидер чыгарга мөмкин. Бавырга мондый авырлык китерергә ярамый (ә иртән ашаган цитруслар аңа шактый җитди, куркыныч авырлык тудыра да). Гастрит кебек чир...
-
Бүген "Адәм белән Һава" тапшыруын карарга онытмагыз, Илфак Шиһаповка багышлана
Ул Илфак Шиһаповның 50 еллык юбилеена багышлана. ТНВ каналында бүген, якшәмбе 21.00 сәгатьтә, сишәмбе 15.30 да күрсәтеләчәк. ЕЛЛАРСЫЗ ДА, КӨЛӘРСЕЗ ДӘ - ТИК БИТАРАФ КАЛМАССЫЗ, ДИП ЯЗА СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘГЕ ШӘХСИ БИТЕНДӘ ТАПШЫРУНЫ АЛЫП БАРУЧЫ Ләйлә ДӘҮЛӘТОВА.