Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар өчен йолдызнамә (2 - 8 апрель)

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга хис-кичерешләргә өстенлек бирмичә, аек акыл белән эшләргә кидәш итә йолдызлар. Сишәмбе партнерлар белән эшлекле очрашулар, киңәшмәләр үткәрү өчен отышлы булыр. Яллар табигатькә пикникка чыгу өчен уңышлы. Тик компас алырга онытмагыз. Урманда адашып калу куркынычы бар. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар кеше проблемасын хәл итәргә ашкынмагыз, үзегезнеке дә баштан ашкан. Атна башында...

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга хис-кичерешләргә өстенлек бирмичә, аек акыл белән эшләргә кидәш итә йолдызлар. Сишәмбе партнерлар белән эшлекле очрашулар, киңәшмәләр үткәрү өчен отышлы булыр. Яллар табигатькә пикникка чыгу өчен уңышлы. Тик компас алырга онытмагыз. Урманда адашып калу куркынычы бар.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар кеше проблемасын хәл итәргә ашкынмагыз, үзегезнеке дә баштан ашкан. Атна башында эштә тикшерү үткәрүләре мөмкин. Күңелсез хәлләргә тармас өчен эш кәгазьләрен тәртипкә китерегез. Тырышлык бушка китмәс, җитәкчегез сезнең эшчәнлекне югары бәяләр. Әмма мактау сүзләренә генә алданмагыз, акчалата премия сорагыз.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә хезмәт баскычында берникадәр нәтиҗә ясарга вакыт. Бәлки эш алыштырырсыз яисә яңа вазифага дәгъва кылырсыз. Атна башында ук акча кереме көтелә. Атна уртасы яңа партнерлар туплау өчен әйбәт. Хисләрегезне дә тәртипкә салыр чак. Гаиләдә тыныч гармония хөкем сөрә, борчылыр урын юк.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар өчен бу атнада әлләни зур үзгәрешләр көтелми. Хезмәттәшләрегез һәм җитәкчегез белән булган бәхәсләргә аңлашылмаучанлыкларга нокта куярга кирәк. Эштә интуициягә таяну отышлырак булыр. Финанс белән бәйле мәсьәләләрне хәл иткәндә дуслар ярдәменә таяна аласыз.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар эшегез гел тискәрегә барса да елмаерга онытмагыз. Җитәкчегез сезнең эшчәнлекнең уңышка китерәсенә ышана. Шуңа ышанычны акларга тырышыгыз. Атна уртасында табыш алырсыз. Ялларны дуслар, туганнар белән күңел ачып үткәрегез, экскурсия яисә сәяхәткә чыгыгыз, кафега яисә караоке җырларга барыгыз.
КЫЗ (23.08-22.09)ларга эшне онытып, барлык мәшәкатьне читкә куеп, онытылып ял итәргә, тәмле әйберләр белән сыйланырга киңәш ителә. Эштә бар да үзеннән үзе хәл ителер, лидерлар рәтеннән төшмәссез. Балалар һәм оныклар белән саф һавага чыгу яисә күңел ачу чарасына бару кәефегезгә уңай тәэсир ясар.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр юк-барга борчылып, үзегезне эчтән «кимереп» ятмагыз. Нерв киеренкелеге хроник авыруларның кузгалуына китерергә мөмкин. Акчага кытлык булса, туганнарыгызга мөрәҗәгать итегез. Юлны кара песи бүлү дөнья бетү дигән сүз түгел. Кирәкмәгән уйлардан арыну өчен спорт белән шөгыльләнегез.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар бу атнада тизлек һәм ике куянны берьюлы тоту турында онытып торырга туры килмәгәе. Атнаның төп девизы - дисциплина һәм җиренә җиткереп эшләү. Зур һәм кискен үзгәрешләр профессиональ өлкәдә булыр дип фаразлана. Ялларны гаилә белән урманга табигать кочагына чыгып, шашлык кыздырып үткәрү яхшы булыр.
УКЧЫ (23.11-21.12)лар эштә барлык бәхәсле, хәл ителә алмаслык мәсьәләләрне дә чишә алырга сәләтле. Шуңа үз бәягезне белеп эш итегез. Җитәкчегезне башыгызга утыртмагыз. Ә менә сәламәтлеккә игътибарлы булу сорала. Язын хроник арыганлык басу куркынычы туа. Моннан котылу өчен җиләк-җимеш ашагыз, витаминнар эчегез.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләрнең үҗәтлегенә һәм эш сөючәнлегенә сокларнырга гына кала. Көн-төн эшләсәгез дә якыннарыгызга һәм балаларыгызга вакыт таба аласыз. Бергәләп ял итү, ачык һавада йөрү гаиләне ныгыта. Сатып алуларны кичектереп торырга туры килмәгәе. Иң яхшысы - акчаны банкка салып кую.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар хезмәттәшләрегездән күпне таләп итмәгез, җитәкче дә сезнең критикага лаек түгел. Башкалар фикеренә колак салырга өйрәнү мәслихәт. Сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләрне җайлау, яңа этапка күчерү өчен яхшы вакыт. Балаларыгызны урамга алып чыгарга тырышыгыз, язгы кояш сөякләр өчен менә дигән витамин. Иммунитетны күтәрү өчен спорт белән шөгыльләнү комачау итмәс.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар белем өстәү, тәҗрибә туплау белән мәшгуль булыр. Атна башында квалификацияне күтәрсәгез, атна уртасында тренинг, семинарларда катнашу мөмкинлеге туар, файдаланып калыгыз. Җомганы финанс белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә багышласагыз, һичшиксез уңышка ирешерсез.
Фото:https://go.mail.ru/search_images?fr=amigontp&gp=900010&q=%D0%B3%D0%BE%D1%80%D0%BE%D1%81%D0%BA%D0%BE%D0%BF%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=7011077582119872381

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев