Татарстанда ике кеше автозаправка станциясенә һөҗүм иткән
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда ике кеше автозаправка станциясенә һөҗүм иткән

Автозаправка станциясенә һөҗүм иткән ике ир-атны Казанның Адоратский урамындагы йортларның берсендәге фатирда тоткарланганнар. 30 мартта Казанда М7 трассасындагы автозаправка станциясенә 23 яшьлек һәм 28 яшьлек ике ир-ат һөҗүм иткән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Беренче һөҗүм уңышсыз тәмамланган, АЗС хезмәткәрләре каршылык күрсәткән. Аннары алар...

Автозаправка станциясенә һөҗүм иткән ике ир-атны Казанның Адоратский урамындагы йортларның берсендәге фатирда тоткарланганнар.

30 мартта Казанда М7 трассасындагы автозаправка станциясенә 23 яшьлек һәм 28 яшьлек ике ир-ат һөҗүм иткән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Беренче һөҗүм уңышсыз тәмамланган, АЗС хезмәткәрләре каршылык күрсәткән. Аннары алар бу заправкадан 6 чакрым ераклыкта урнашкан башкасына һөҗүм иткәннәр.

Автозаправка хезмәткәрләре пистолеттан куркып, һөҗүм итүчеләргә акчаны биргән.

31 мартта ике ир-атны да Казанның Адоратский урамындагы йортларның берсендәге фатирда тоткарланганнар. Икесе дә элек хөкем ителгән булганнар. Һөҗүм итүчеләрнең берсенә 23 яшь, икенчесенә - 28. Фатирда урланган акча һәм пневматик пистолет табылган.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев