3 июнь 2020 яңалыклары
-
Ир ясаучы да, чүпкә әйләндерүче дә – хатын-кыз
Тигез хокуклы булам дип, ир һәм хатыннар буталып бетте. Хатыннар асфальт сала, ирләр диванда ята. Исламда андый әйбер юк.
-
Лениногорск нәниләре “Атлаучы автобус” белән шәһәр урамнарын әйләнде
Җәй җитү белән балаларга юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртү зарур. Шушы уңайдан, шәһәрнең 19 нчы балалар бакчасында “Атлаучы автобус” профилактик акциясе үткәрелде. Россия күләмендә узучы әлеге чара кысаларында балалар тагы бер кат үз-үзләрен юлда ничек тотарга кирәклеге белән таныштылар.
-
Коронавирус белән авырган Әлмәт көрәшчесе Ильяс Галимов үлгән
Әлмәт көрәшчесе Ильяс Галимов үлгән. Бу хакта көрәшчеләрнең мессенджер төркемендә хәбәр ителде.
-
Шамил Агиев: Хезмәт бәяләнергә тиеш
Хезмәт кешесе һичшиксез Конституциядә телгә алынырга тиеш, чөнки баш һәм кул белән башкарылган теләсә кайсы эш лаеклы бәяләнергә тиеш. Бу фикерне «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев әйтте.
-
Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү тәртибе расланды
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова хәбәр иткәнчә, сайлау комиссияләре өчен гражданнарның сәламәтлеген саклау буенча тәкъдимнәр Роспотребнадзор белән берлектә эшләнгән. Саклану һәм профилактика чаралары исемлегенә участокка кергәндә температура үлчәү, бер тапкыр кулланыла торган маска һәм перчатка, санитайзер, бер тапкыр тотыла торган ручка, келәмнәрне дезинфекцияләү, социаль дистанция билгеләре керә.
-
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп программасына яңа фәннәр кертүне планлаштырмый
Сергей Кравцов киләсе уку елында мәктәп укучылары өчен укуда үзгәрешләр көтелми дип ышандырды. Россия Мәгариф министрлыгы киләсе уку елында мәктәп программасына яңа фәннәр кертүне планлаштырмый. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «Большая перемена» онлайн-фестивале барышында әйтте.
-
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 авыруының 54 яңа очрагы ачыкланган
Аларның барысы да авырулар белән контактта булган. 30 кеше хастаханәләрдә ята, 24е өйләрендә дәвалана.
-
Быел балалар «Цифрлы икътисад» проекты буенча мәгълүмати технологияләрне өйрәнәчәк
Татарстанда «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру 55 Яндекс-Лицей һәм 65 IT-сыйныф ачарга һәм быел ук берничә мең баланы мәгълүмати технологияләр нигезләренә укытырга мөмкинлек бирәчәк. Кешеләрнең белемнәрен күтәрергә, яшь буынны цифрлы икътисад шартларында тәрбияләргә «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты ярдәм итә.
-
Зәй-Әлмәт трассасында йөк машинасы белән внедорожник бәрелешкән
Шаһитлар йөк машинасы белән внедорожникның бәрелешүен видеога төшергән. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.
-
Роспотребнадзор кафе һәм рестораннарны ачу өчен тәкъдимнәр әзерләде
Роспотребнадзор, Covid-19 таралу куркынычы булу сәбәпле, җәмәгать туклануы эшләрен оештыру буенча тәкъдимнәр әзерләгән. Бу документ рәсми сайтта чыкты. Аны федераль ведомство җитәкчесе, Россия баш дәүләт санитария табибы Анна Попова имзалаган.
-
Карлыган яфрагын киптерергәме әллә туңдырыргамы?
Карлыганның җимеше дә, яфраклары да файдалы. Кыш көннәрендә карлыган яфраклары салып әзерләнгән чәй тәмле, хуш исле булуы белән генә түгел, организмда витаминнар запасын тулыландыруы белән дә бик файдалы булачак.