Шаһитлар йөк машинасы белән внедорожникның бәрелешүен видеога төшергән. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.
Җитди юл-транспорт һәлакәте кичә, кичке дүртләр тирәсендә Зәй-Әлмәт трассасында булган.
Кадрларда күренгәнчә, юл техникасы белән бәрелешкәннән соң, «БМВ» машинасының алгы өлеше изелеп беткән.
Агентлыкка билгеле булганча, внедорожникның 44 яшьлек йөртүчесе төрле имгәнүләр алган, аны хастаханәгә алып киткәннәр.
https://tatar-inform.tatar/news/incident/03-06-2020/tatarstanda-y-k-mashinasy-bel-n-vnedorozhnik-katnashyndagy-avariya-videoga-el-kk-n-5747261
Нет комментариев