Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 авыруының 54 яңа очрагы ачыкланган
Аларның барысы да авырулар белән контактта булган. 30 кеше хастаханәләрдә ята, 24е өйләрендә дәвалана.
Иң күп авыручылар 30-50 яшь категориясенә керә: аларның саны – 23. 18 – 30 яшьлекләрдән -3, 50 – 60 яшь -5,
60-70 яшь – 10,
70-80 яшьлекләрдән 11 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.
Шәһәрләр буенча иң күп авыручылар Казанда – 35. Чаллыда – 6, Яшел Үзәндә – 5, Питрәчтә – 2 очрак, Түбән Кама, Апас, Буа, Биектау, Кама Тамагы, Мамадыш районнарында берәр очрак теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев