Лениногорскида бүген эссе һава торышы көтелә
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида бүген эссе һава торышы көтелә

Бүген Татарстан һәм аның башкаласында +30 градуска кадәр эссе булачак.  Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Көндез Казанда һава +28-30 градуска кадәр җылыначак, Татарстанда максималь температуралар +26-31 градус булачак.

Башкалада явым-төшем күзәтелми, көннең икенче яртысында һәм кич белән Татарстанның көнчыгышында яшен һәм җилнең тизлеге 15-20 м/с кадәр артуы фаразлана.

Синоптиклар кисәткәнчә, 7 августка кадәр ТР территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычының югары булуы көтелә. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/03/169003/

фото: pixabay.com


Нет комментариев