4 февраль 2014 яңалыклары
-
Лениногорск тренеры бүләкләнгән
Республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында "Иң яхшы балалар тренеры-2013" конкурсына нәтиҗә ясалды, призлы урын алучылар арасында безнеке дә бар. Бәйге нәтиҗәләре буенча бу көнне барлыгы 33 кеше бүләкләнгән. "Спортның олимпия төрләре" категориясендә чаңгыда ике төр ярыш буенча тренер-укытучы Алексей Чальцев "Осталык" номинациясендә призлы икенче урынга лаек булган. Бу...
-
Лениногорскида «Тоннель» операциясе үтте
31 гыйнварда шәһәр территориясендә үткән "Тоннель" операциясе барышында исерек килеш рульгә утырган бер кеше тоткарланды, дип хәбәр итә ЮХИДИ идарәсе. Ул, әлбәттә, закон нигезендә җәзасын алачак. Тик тоткарланганнар моның белән генә бетми әле. Балаларын машинада креслосыз алып барган биш кешегә, каешын эләктерми утырган ун кешегә штраф түләргә туры киләчәк. Шулай...
-
Лениногорск мәктәпләре директорларына куркынычсызлык чараларын көчәйтергә тәкъдим ителде
ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республиканың уку йортлары җитәкчеләренә куркынычсызлык чараларын көчәйтергә тәкъдим итте. Искәртеп узабыз: кичә Мәскәү мәктәбендә укучылар заложник итеп алынды, полиция хезмәткәре һәм укытучы һәлак булды. Фаҗигале вакыйга белән бәйле рәвештә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгариф оешмаларында пропуск режимын катгый контрольгә...
-
Әлмәттә шартлау турында ялган хәбәр буенча җинаять эше кузгатылган
Әлмәттә шартлау булачагы турында ялган хәбәр факты буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте. Искәртеп узабыз, агымдагы елның 28 гыйнварында Россия ЭЭМның Әлмәт районы буенча бүлегенең кизү частена Ленин урамында яшәүче хатын-кыз шалтыраткан һәм 30 минуттан алар яшәгән йорт шартлаячак, дип хәбәр иткән. Хатын-кызның сүзләренә караганда,...
-
Лениногорскида трамплиннан сикерү буенча республика беренчелеге узачак
7-9 февральдә трамплиннар комплексында трамплиннан сикерү һәм чаңгыда узышу буенча республика беренчелеге һәм ачык чемпионат узачак. 8 февральдә - чаңгыда ярышачаклар, 9 февральдә - трамплиннан сикерәчәкләр. Шул көнне үк нәтиҗәләр ясалып, бүләкләү тантанасы була. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.