Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлмәттә шартлау турында ялган хәбәр буенча җинаять эше кузгатылган

Әлмәттә шартлау булачагы турында ялган хәбәр факты буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте. Искәртеп узабыз, агымдагы елның 28 гыйнварында Россия ЭЭМның Әлмәт районы буенча бүлегенең кизү частена Ленин урамында яшәүче хатын-кыз шалтыраткан һәм 30 минуттан алар яшәгән йорт шартлаячак, дип хәбәр иткән. Хатын-кызның сүзләренә караганда,...

Әлмәттә шартлау булачагы турында ялган хәбәр факты буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, агымдагы елның 28 гыйнварында Россия ЭЭМның Әлмәт районы буенча бүлегенең кизү частена Ленин урамында яшәүче хатын-кыз шалтыраткан һәм 30 минуттан алар яшәгән йорт шартлаячак, дип хәбәр иткән. Хатын-кызның сүзләренә караганда, аңа бу хакта телефоннан билгесез кеше хәбәр иткән.
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар оештырылган. Алар йорт территориясен уратып алганнар һәм андагы кешеләрне эвакуацияләгәннәр.
Бирегә тикшерү-оператив төркеме, махсус өйрәтелгән эт белән кинолог килгән. Йортны һәм аның территориясен тикшерү вакытында бомба куелу турындагы хәбәр расланмаган.
Оперативниклар ялган мәгълүмат тараткан 16 яшьлек укучыны тоткарлаган. Соңрак, ул полиция бүлегендә, тикшерүчеләргә шаярырга теләп, ялган мәгълмат таратуын белдергән.
30 гыйнварда тикшерү органы тарафыннан РФ ҖК 207 маддәсе ("Террорлык турында ялган мәгълүмат тарату") буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә "Татар-информ" сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: альметьевск