Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида «Тоннель» операциясе үтте

31 гыйнварда шәһәр территориясендә үткән "Тоннель" операциясе барышында исерек килеш рульгә утырган бер кеше тоткарланды, дип хәбәр итә ЮХИДИ идарәсе. Ул, әлбәттә, закон нигезендә җәзасын алачак. Тик тоткарланганнар моның белән генә бетми әле. Балаларын машинада креслосыз алып барган биш кешегә, каешын эләктерми утырган ун кешегә штраф түләргә туры киләчәк. Шулай...

31 гыйнварда шәһәр территориясендә үткән "Тоннель" операциясе барышында исерек килеш рульгә утырган бер кеше тоткарланды, дип хәбәр итә ЮХИДИ идарәсе.
Ул, әлбәттә, закон нигезендә җәзасын алачак. Тик тоткарланганнар моның белән генә бетми әле. Балаларын машинада креслосыз алып барган биш кешегә, каешын эләктерми утырган ун кешегә штраф түләргә туры киләчәк. Шулай ук инспекторлар правасыз килеш рульгә утырган ике кешене туктаткан. Берсе - 16 яшьлек яшүсмер. Хәзер егет өчен әти-әнисе җавап бирәчәк, аларга Россия Федерациясе административ кодексының 5.35 маддәсе буенча административ беркетмә төзелгән.
Болар - бары дүрт сәгать барган операция барышында тоткарланучылар. Тәүлек буена андыйларның саны шактыйга җыела торгандыр. Менә шулайрак бит хәзер: машинада йөрергә дә куркыныч, җәяү барганда бәреп китмәсләр, дигән ышаныч та юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: операция