4 июнь 2016 яңалыклары
-
Күрше шәһәр Сабантуенда ЧП
Бөгелмәле Анастасия Огородникова ат чабышларын карарга дип килгән була. Бер ат чабыш барышында җайдагын бәреп төшерә дә тамашачылар өстенә ыргыла. Халыкның күпчелеге читкә китеп өлгерә, Анастасия өлгерми кала һәм ат аның өстенә килә. Ул биш мие җәрәхәте ала, куллары һәм аяклары зыян күрә. Аны хастаханәгә озаталар, кыз полициягә гариза яза,...
-
Чистайда янгын чыккан йорт эчендә үтерелгән 4 мәетнең берсе - бала
Чистайда Урицкий урамындагы йортта янгын сүндергәндә пычак кадап үтерелгән билгеләр белән 4 кеше мәете табылган - ир кеше, 2 хатын-кыз һәм кечкенә бала. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсендә ачыклык кертүләренчә, һәлак булган хатыннар баланың 1983 елгы әнисе һәм әбисе булган. Бу факт буенча РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе...
-
Янган йортта дүрт үле гәүдә табылган
Әлеге фаҗига Чистайда булган. Чистайдагы бер йортта янгын сүндергәндә, дүрт үле гәүдәгә тап булганнар. Аларның көч кулланып үтерелү билгеләре бар. Хәзерге вакытта анда тикшерүчеләр эшли. http://sntat.ru
-
Синоптиклар давыл турында кисәтә
Синоптиклар фаразлары буенча, Татарстан территориясендә давыл булуы ихтимал. 5 июнь көнне иртән һәм көндезен урыны белән яшен, секундына 17-22 метр тизлеккә кадәр җилнең көчәюе көтелә. Аерым урыннарда яңгыр һәм боз явулар да булуы мөмкин.
-
Суган бәлеше пешерәбез
Камыр өчен: * 100 г маргарин; * 5-6 аш кашыгы каймак; * стакан ярым он; * ярты чәй кашыгы сода (яки көпшәкләндергеч); * тоз. Эчлек өчен: * 2-3 баш суган; * суыткычта сакланган * ике кап эретелгән сыр; * өч йомырка; * ике аш кашыгы майонез; * яшел тәмләткечләр; *...
-
Маньяк өчен - 1 миллион сум (ФОТО)
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Россиядә пенсионерларны үтерүдә шикләнелүче ир-атның яңа фотографияләрен бастырды. Маньякка 25-35 яшь, ул уртача буйлы (170-175 см), ябык. Фотографиядәге ир-ат турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны полициягә хәбәр салырга сорыйлар. Ярдәм күрсәтә алган кешегә 1 миллион сум да вәгъдә ителгән. Маньяк ТКХ хезмәткәре сыйфатында...
-
Лениногорск районы авылында җәяүлене бәрдергәннәр
Бүген 10 сәгать 27 минутта Яңа Елховой авылында җәяүлене бәрдергәннәр. Һәлакәтнең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр ачыклана, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр идарәсе сайты.
-
Лениногорскида скейт-паркта бәйрәм узды (фотолар)
Шәһәребезнең Вахитов урамында урнашкан Скейт-паркта Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узды. Аны "Шифа" хәйрия фонда белән берлектә "Дари добро" иҗтимагый оешма һәм Лениногорск район балалар Думасы оештырды. Бәйрәмгә киллүчеләрне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, "Шифа"хәйрия фонды президенты Зөлфия Кандаурова котлады. Балалар биредә концерт карады, төрле уеннарда катнашты, татлы призларга...
-
Путин минималь хезмәт хакы күләмен арттыру турында закон имзалады
Биредә 20,9 процентка арттыру турында сүз РФ Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакы күләмен (МРОТ) 2016 елның 1 июленнән 7500 сумга кадәр арттыру турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урын алган. Закон исә Дәүләт Думасы тарафыннан 17 майда кабул ителеп, Федерация Советы аны 25 майда хуплады. Шушы закон...
-
Лениногорск пенсионерын 300 меңгә алдаганнар
Өч ай дәвамында 65 яшьлек пенсионер "дәвалаучы"га 300 мең сум күчергән. Алардан алган дәваның файдасын көтеп бетерергә түземлеге җитми, полициягә хәбәр итә. Пенсионер аңлатуына караганда, телеканалда баручы бер тапшырудан экстрасенсларның кешене савыктыруларын күрә, үзе дә шуларга шалтырата.Өч сеанс өчен ул 163 мең акча күчерә, тик файдасын сизми. Шул ук калналдагы...
-
Хәерле ял иртәсе белән!