Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Лениногорск пенсионерын 300 меңгә алдаганнар

Өч ай дәвамында 65 яшьлек пенсионер "дәвалаучы"га 300 мең сум күчергән. Алардан алган дәваның файдасын көтеп бетерергә түземлеге җитми, полициягә хәбәр итә. Пенсионер аңлатуына караганда, телеканалда баручы бер тапшырудан экстрасенсларның кешене савыктыруларын күрә, үзе дә шуларга шалтырата.Өч сеанс өчен ул 163 мең акча күчерә, тик файдасын сизми. Шул ук калналдагы...

Өч ай дәвамында 65 яшьлек пенсионер "дәвалаучы"га 300 мең сум күчергән.


Алардан алган дәваның файдасын көтеп бетерергә түземлеге җитми, полициягә хәбәр итә. Пенсионер аңлатуына караганда, телеканалда баручы бер тапшырудан экстрасенсларның кешене савыктыруларын күрә, үзе дә шуларга шалтырата.Өч сеанс өчен ул 163 мең акча күчерә, тик файдасын сизми.

Шул ук калналдагы тагын бер дәвалаучыга берничә сеанс өчен 116 мең күчерә. Тик сәламәтлеге барыбер яхшырмый, ә акчасы бетә, шуннан соң ул полициягә шалтырата.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла, хәзерге вакытка "дәвалаучы"ларның абонент номерларының Мәскәү һәм Краснодар краенда теркәлгән булуы ачыкланган, тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә республика буенча эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев